tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскның “Умырзая” ансамбле 30-еллыгын билгеләп үтәчәк
Омскның “Умырзая” ансамбле 30-еллыгын билгеләп үтәчәк

Омскның “Умырзая” ансамбле 30-еллыгын билгеләп үтәчәк

Бүген, 5 март, Омскта 1989 елдан бирле эшләп килгән “Умырзая” татар-башкорт халык фольклор ансамбленең сәхнәгә аяк басып, беренче концерты белән чыгыш ясаган көне. 30 ел дәвамында коллектив зур уңышларга ирешеп килде: 1994елда “халык” исемен яулады, күп санлы-төбәкара, халыкара фестиваль – конкурсларда катнашып лауреат исемнәренә лаек булды.

2006, 2012 елларда БТКның башкарма комитеты чакыруы буенча Казан сәхнәләрендә чыгыш ясады, Татарстан Яңа Гасыр телевидениесенең “Җырлыйк әле” һәм “Аулак өй” программаларында себердә яшәүче һәм Себер татарларының җыр, биюләрен күрсәтте һәм борыңгы йола – сәхнәләштетелгән этнофолклор күренеш тәкъдим итте. 2016 елда Кытайда, Өремчи шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез алдында чыгыш ясады.

“Умырзая” коллективының 30 еллыгы апрель аенда, Омскның”Яшь тамашачы” театры сәхнәсендә булачак.

Розалия Сайганова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*