tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскта Муса Җәлил истәлегенә чаралар узды
Омскта Муса Җәлил истәлегенә чаралар узды

Омскта Муса Җәлил истәлегенә чаралар узды

Омскта нәшер ителә торган “Татар дөньясы” газетасының редколлегия әгъзалары җомга көнне өлкәнең Тара шәһәрендә Муса Җәлил истәлегенә оештырылган шигърият бәйгесендә булып кайтсалар, бүген үзләре шәһәрнең үзәк китапханәсендә шундый ук әдәби чара уздырдылар. Гәзитнең баш мөхәррире Диана Единякова, аңа ярдәм итүчеләр – Гадел Замалеев, Самира Ибрагимова, Ренат Замалеев патриот-шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, авыр язмышы турында тәфсилләп сөйләделәр.

Чарада катнашучылар кайбер истәлекләре, Муса Җәлил иҗаты белән бәйле булган мәктәп елларындагы хәтирәләре белән уртаклаштылар. “Ак Калфак” оешмасы рәйсе Фәгыйлә Чумарова, оешманың активисты Розалия Сайганова, “Умырзая” ансамбле җырчысы Җәмилә Юмадилова кичә барышында “Сагыну” җырын башкардылар, “Моабит” дәфтәреннән шигырьләр укыдылар. Чара шигырь бәйгесе белән тәмамланды.

Бәйгедә катнашучылар артык күп булмады. Катнашучылар өлкәннәр һәм урта яшьтәгеләр иде, һәм, тәбигый ки, шигырьләр бары тик татар телендә башкарылды. Якшәмбе мәктәбендә Муса Җәлил әсәрләре буенча балалар ясаган рәсемнәргә дә бәя бирелде. Катнашучыларга сертификатлар һәм бүләклэр тапшырылды

Розалия Сайганова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*