enrutat
Баш бит / Омскта Тукай көннәре
Омскта Тукай көннәре

Омскта Тукай көннәре

Апрель аенда бар дөнья буйлап Тукай көннәрен билгеләп уздылар. Омск шәһәренең иҗтимагый оешмасы татар милли-мәдәни мохтарияте дә даһи шагыйребез Габдулла Тукайның 132 еллыгын зурлап искә алу теләге белән, шәһәр үзәк китапханәсендә кичә уздырды.

Кичә «Себер теле — анам теле! Тукай теле — зиһенем теле! Туган телем — татар теле!» дип аталган иде һәм ике өлештән торган иде. Ник дисәң, җирле себер татарлары теле әдәби казан теленнән нык аерылып тору сәбәпле, Тукай телен ике араны берләштереп торучы. дип кабул итәләр, татар әдәби теле бер булырга теш икәнлеген аңлыйлар, шул ук вакытта. үз себер диалектында сөйләү юкка чыгар, дип тә борчылалар.

Кичәдә шагыйребезнең шигырьләрен яттан сөйләүчеләр дә, китаптан укып бирүчеләр дә булды. «Тукайча татар кодексы» турында килгән кунакларны Рәфинә Шихова таныштырып узды. Әмма иң кызыклы мәгълумӘт бируче Зөлфия апа Ахмадеева булды. Тукай сүзләренә җырлана торган «Тәфтиләү» һәм «Әллүки» җырларын Чумарова Фагыйлә һәм Юлия Атимганова башкаруында ишеттерделәр.

Кичәнең икенче өлеше үзебезнең шагыйрәләребезне һәм аларның иҗатын халкыбызга җиткерү булды. Соңгы елларда себер татрлары арасында популярлашып киткән Рәкыя Якубова үзенең шигырьләрен укып ишеттерү алдыннан, Тукайның үз иҗатында нинди роль уйнавын сөйләп узды. Шулай ук Хәтирә апа Кейребаева да, бер дә ятсынмыйча, үзенең шигырьләрен укып, кунаклар хөкүменә куя алды. Кичәне йомгаклап, Тукаебыз сузләренэ язылган «Туган тел» җыры гимн булып янгырады!

Кичәгә килүчеләр бик канәгать калдылар, шундый әдәби кичәләрне ешрак уздыруны сорадылар. Без дә, үз чиратыбызда, әдәбият һәм шигърият сөючеләрне берләштерү нияте белән, түгәрәк ачу турында планлаштырып куйдык. Ниятләребез белән мөмкинлекләребез бер була күрсен иде. дигән теләктә булыйк!

Омск шәһәреннән Габдулла Тукайга багышланган «Себер телем — анам теле! Тукай теле — зиһенем теле! Туган телем — татар теле!» — дип исемләнгән әдәби кичә уздырылуы турында хәбәр биргән идек. Анда кыскача гына кичәнең барылышы турында әйтелде. Озак еллар Үләнкүл авылында укытучы булып эшләгән, бүгенге көндә Омскида яшәгән; лаеклы ялда булуына карамастан, татар эшләрендә актив катнашып килгән, «Төбәкләрне өйрәнүчеләр» оешмасы җитәкчесе Зөлфия Сәгыйт кызы Ахмадеева барлык тыңлаучылар өчен кызыклы мәгълүмәт биргән иде. Кыскача, дусларым «Ак калфаклылар» сезгә дә сөйләп китәсем килгән иде!

Билгеле булганча, Габдулла Тукай Уральск шәһәрендә «Кызыл мәчет» имамы Мотыйгулла Төхватуллин гаиләсендә тәрбияләнә, ул мәчет карамалыгындагы мәдрәсәдә белем ала. Ишле балалар үсеп килгән гаиләдә Галия исемле нәни кызчык та дөньяга килә. Үсмер Габдулла шул кызчыкны да карашырга өлгерә, беренче шигырьләрен дә аңа көйләп укый. Шул кызчык үз чиратында Үсеп җиткәч, данлыклы артистка, җырчы булып таныла. Без аны Галия Кайбицкая кебек итеп танып беләбез. Галия дә кияүгә чыга, балалар үстерә. Сәйяр исемле улы нәкъ менә безнең себер татары кызы Люциягә өйләнә һәм аларның да балалары туа.

Шулай итеп, Галия Кайбицкаяның килене Люция һәм безнең хөрмәтле вә кадерле Зөлфия апабыз ике бертуган апалы-сеңеллеләрнең кызлары булып чыга икән! Фәүзия апа Бәйрамованың шигырь юллары искә төшә: «Казан белән Себер арасы — ике арада татар даласы!» Турыдан туры булмаса да, Тукайның да Себер белән элемтәсе булган икән! Кем белә — гомерләре шул тикле кыска булмаган булса, Габдулла Тукай, һичшиксез, Себер якларына да килеп чыккан булыр иде!

Ә нинди тормыш жилләре Себердә туып үскән кызны Казан каласына китереп куйдылар икән?

Себер карурманнары арасында, бүтән татар авылларыннан ерак чакрымнарда, искиткеч матур табигать кочагына яшеренеп кенә бер татар авылы — Уя авылы урнашкан… Авыл читтәрәк урнашкан булу сәбәпле, килеп-китеп йөрүчеләр юк. диярлек булган, авыл тыныч кына үз тормышы белән яшәгән дә яшәгән. Кышкы буранлы озын караңгы бер кичтә, авыл читендәге фәкыйрь генә йортның капка төбенә тройка атлар җигелгән чаналарда, кеш якалы толыпларга киенгән хәтәр дә бай юлчылар килеп туктыйлар. Бу — Омски өязенең атаклы байлары, сәүдәгәр абыйлы-энеле Айтыкиннар булып чыга. Көтелмәгән кунакларны йорт хуҗалары якты йөз, такта чәй белән дигәндәй, каршы алалар. Чәйләр эчеп бераз ял итеп алгач, байлар, сәүдә итеп тапкан акчаларын чутлый башлыйлар. Чутлап бетердек дигәндә генә, аларны күзәтеп утырган яшүсмер малай әйтеп куя: — Сез ялгыштыгыз, анда сезнең бер сум да, унбиш тиен акчагыз җитми, -дип сүз ката. Исәп-хисапны тагын кабатлыйлар — төгәл кебек чыга. Ә малай һаман үзенекен кабатлый — Юк, дия. Сезнең фәлән кадәр акчагыз җитми, дия. Сәүдәгәрләр бу балага — Әйдә, алайса, үзең исәпләп күрсәт, кай җирдә безнең ялгышлык, — диләр. Яшүсмер, шуны гына көткәндәй, алар арасына кереп, барысын чутлап, санап бирә, ялгышларын күрсәтә.

Байлар бу баланың зирәклегенә таң калалар, аны киләчәктә укытуны үз өсләренә алалар. Вәгьдәләрендә торып, икенче елны Казанга ук алып китәләр. Хөсәен Каримов исемле Себер егете Казанда кооператив техникумында укып белем алып, туган якларына кайта. Вакыты җиткәч, аңа тиң булырлык кәләш эзли башлыйлар. Үзләреннәр ерак урнашкан Еланлы авылында, чибәрлеге һәм уңганлыгы белән дан тоткан Фатыйма исемле кызны ярәшәләр. Шулай итеп, Зайнетдинов Салих исемле кешенең кызлары — хикәчебез Зөлфия апаның әнисе Газизә белән Фатыйма бертуган апалы-сеңеллеләр булып чыга икән.

Хөсәен, яшь хатынын алып, яңадан Казанга таба юл тота. Үзе дә бик тиз эшкә урнашып китә. Тегү-чигүгә оста Фатыймасы да тик утырмый — Казан байбичәләрен тегеп киендерә башлый. Аның осталыгы, теккән киемнәренең матурлыгы турында дан китә. Бераздан аны театрга костюмнар тегәргә дип махсус чакыртып алалар…

Фатыйма белән Хөсәеннең искиткеч гүзәл булып үсеп килгән кызы Люция һәм Галия Кайбицкаяның улы Сәйяр шул театр кулуарларында танышалар да инде!

Ике яшь йөрәк кавышып гаилә коралар, аларның ике уллары — Равил белән Ильяс дөньяга килеп, үз нәселләренең исеменә тугрылыклы булып калалар, Казан татарларының иң затлы, күренекле архитекторлары, рәссамнары булып, даннарын бар галәмгә яңгыраталар. «Себер белән Казан арасы, ике арада — татар баласы»..

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*