tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Онлайн милләт-2: ЯШЬЛӘРНЕКЕ – ЯШЬЛӘРЧӘ!
Онлайн  милләт-2: ЯШЬЛӘРНЕКЕ – ЯШЬЛӘРЧӘ!

Онлайн милләт-2: ЯШЬЛӘРНЕКЕ – ЯШЬЛӘРЧӘ!

Диккать!  “Нихәл, онлайн  режимдагы  виртуаль  милләт!”  мәкаләсенең  беренче өлеше:”Самоизоляциядә татарча утыру яки аңа  татарча исем кушу  кирәкме?” “Нихәл, онлайн режимдагы виртуаль милләт” дип атала.  Бу язма аның дәвамы.

 “БӘЙРӘМ КӨННЕ СИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘСЕҢ?  Ә КЕМ БЕЛӘН?”

Быел татар конгрессының интернет сайтында Туган тел көнен үткәрү, Тукай шигырьләрен уку флеш-мобына олысы-кечесе кушылды. Димәк  милләтебез исән, ул  рухи әҗәлгә каршы тора, аның иммунитеты бар. Хәтәр көннәрдә дә татарларның милли тормышы дәвам итә. Сибелгән милләтебезне интернет, телефон элемтәсенә ялгап, мәҗбүри үзбикләнүгә кертеп язмыш үзе берләштерә башлады. Элек Урта Азиядә, Себердә, Мәскәүдә, Европада татар китабы, театр-концерты юк дип зарлана идек. Күпме гәзит-журнал, китап, патефон тәлинкәсе ташыдык шул якларга. Артистлар еракка  гастрольлгә барды. Ә хәзер Татарстанда “үзбикләнгәнгән” татарга милли газет-журналларны китереп бирәләр, авылда сирәк булса, шәһәрдә көн саен. Телевизорда, радиода, интернетта, махсус порталларда мәдәни продукт, рухи азык тулып ята.

ӨЙДӘ ЧАКТА  СУСЫННЫ КАЙДАН БАСЫП БУЛА? МӘГЪЛУМАТ КОЕСЫННАН!

Бу “онлайн” атналарда ниләр истә кала: интернетка чыгу, өйгә китап, вакытлы матбугат китертеп гыйлем эстәү, күңел юату! Мәктәп балалары белән бергә дистанцион уку!  Онытмадыгызмы – милли оешмаларның, редакцияләрнең интернет сайтлары бар. Хәтерлисезме, “Татарстан-Яңа гасыр”, “Мәйдан”, ТМТВ, “Туган тел” һ.б. каналларны эшләп тора. Анда бүгенге милли мода, сәнгать, билгеле шәхесләр күренә. Бу каналлар  компьютер, техника, эстрада яраткан яшьләргә  тамашаны илтеп бирә. Шулай да бу мөмкинлекләр яшьләребезнең күпчелек өлешенә барып җитә алмый.

Гадәттә 26 апрельдә  Бауман урамында үтүче “Мин татарча сөйләшәм” акциясе быел интернетта үтте. Бөтендөнья татар яшьләре форумы егет-кызлары бик тырыштылар, чараны әйбәт кенә үткәреп җибәрделәр.  Челтәргә керүчеләр саны 6-7 миллион татарлы милләтебезнең  ничә проценты кадәр дип уйлыйсыз? Һинд сериалларын карый торган меңнәрчә милләттәшебез Туган тел көне уңаеннан үткәрелгән он-лайн тамашаларны, телевидение тапшыруларын  карый ала иделәр. Әгәр теләкләре булса. Мөмкинлекләр бар иде.

Безнең яшьләр берничә миллион бит! Татарстандагы йөзмеңнәчә студент, мәктәп баласы арасында татарлар яртысыдыр. Тел белмәүчеләр, милләттән бизүчеләр булса да, һич югы татар яшьләренең 10-20 проценты “үзебезнекеләр”не  челтәрдән эзләп табар дип өметләнәсе килә. Кайда соң алар?

Мин күргән сәхифәдә татарча сөйләшүчеләр трансляциясенә кереп чыгучылар 2500 гә җитте.Шуның өстәвенә партнерлар, социаль челтәр караучылар шактый җыелган булырга тиеш. Гомумән интернет челтәрендәге мөмкинлекләр буген үк 600 мең татар егет-кызны Казандагы мәдәни  чарага җыя ала. Инде аларны җәлеп итәсе, үзебезгә, милләткә каратып  торасы гына бар. Ничә минут, ничә сәгать дәвамында?

КАЙДА СОҢ СЕЗ, МИЛЛИ КИЯҮ-КӘЛӘШЛӘР?

Хәзер авыл клублары күп. Андагы концерт-дискотекага җыю кыенлашкан диләр. Яшьләр шәһәргә китәләр. Укырга, эшкә, гаилә корырга. Ә Казанга килгәч, аларны кайда күрик? Шул ук социаль челтәрләрдә.  Мин трансляция вакытында үзем күргән кадәресен генә беләм. Алар күбрәк булырга тиеш. Чөнки яшьләр милли эшләр белән мавыкса, телне белүчеләр, тарих белән кызыксынучылар артачак. Сез яшәгән мәхәлләдә андыйлар очрыймы? Нинди  алар, яңа татар яшьләре?

Әлбәттә, 26 нчы апрельдә үткән онлайн бәйрәм нигездә яшьләр өчен генә оештырылган, татарча сөйли торган чара булды. “Альтернатив” музыка, татарча рок  яңгырый торган, 5-6 сәгатькә сузылучы  тамаша… Шулай булгач, бераз көтик. Ерак араларны якынайтучы мондый “онлайн”  мәгълуматка, җыр-моңга сусаган, кияү-кәләш эзләүче яшьләребезне җәлеп итәр, иншалла!

Дүрт дивар арасында утырганда күңелгә нинди генә хыяллар, нинди шомлы фикерләр килмәс?! Киләчәктә  татар яшьләре форумы дәшкән урыннарга яшьләребез күбрәк кушылыр дип өметләник. Яки үзара кушылып, оф-лайнда натураль татар гаиләләре корсалар? Виртуалләшкән милләтебезнең онлайн аралашуы үзбикләнүнең  менә дигән уңай нәтиҗәсе булачак. Алла боерса! Рамазан айлары котлы булсын!

                                                    (Ахыры бар)

Римзил Вәлиев,
журналист, җәмәгать эшлеклесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*