tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Орчык өмәсе”, “Бәлеш урлау” йолалары (фоторепортаж)
“Орчык өмәсе”, “Бәлеш урлау” йолалары (фоторепортаж)

“Орчык өмәсе”, “Бәлеш урлау” йолалары (фоторепортаж)

атарстанның Алабуга районы һәвскәрләре “Иске Казан түгәрәк уены”нда катнаштылар. Илмәт авылы һәм Алабуга төркемнәре Орчык өмәсе”, “Бәлеш урлау” йолаларын күрсәттеләр.

“Орчык өмәсе” йоласы исемннән аңлашылганча, күмәкләшеп йон эрләү вакытында үткәрелә.

“Бәлеш урлау” йоласы күпләргә таныш булмаганга күрә, аның нидән гыйбарәт булуын Алабугадагы “Ак калфак” җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗановадан сораштык. Ул түбәндәгене сөйләде.

– Безнең районда Илмәт авылында бәлеш урлау йоласы сакланып килә.

Төннәр озайгач, кызлар, яшь киленнәр бер-берсенә кич утырырга йөрешәләр. Кич утырырга кул эше – бәйләү, чигү, эрләү белән киләләр һәм искиткеч күңелле итеп, кызыклы хәлләр, мәзәкләр сөйли-сөйли, төннәр буе дип әйтерлек эшләп утыралар. Менә эшләгән эшләрне чагыштырып караулар, мактаулар китә. Хәтсез эш эшләгәч, киленнәр, олырак яшьтәге апалар табын әзерли башлыйлар. Бәлеш тә чыгарырга вакыт җитә. Тәрәзә төбенә шыпырт кына егетләр килә. Алар ничек кенә шыпырт йөрмәсен, эчтәге кызлар бик тиз сизеп ала. Менә бер егет тәрәзә капкачын кысып кына ачып өй эчендәгеләрне күзәтә. Аны танып алган кыз тәрәзә аша егеткә көзге күрсәтә. Бу синең өчен якты йөзем диюне белдерә. Ә таныш булмаган, яисә җан тартмаганнарга көзге күрсәтмиләр. Көзге кулдан-кулга йөри. Тәрәзә аша төрле такмаклар әйтешеп җырлашалар. Бу вакытта өйгә ике егет кереп, бәлешне урлыйлар һәм качалар. Кызлар  моны сизмиләр. Уен-көлке тәмамлангач, егетләрне чакыралар өйгә кертәләр… Ә бәлеш юк… Кызларга җәза бирәләр һәм алар аны үтәгәч бәлешне кире бирәләр, бергәләп күңелле итеп табын артына утыралар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*