enrutat
Баш бит / Оренбурда – “Калфак туе”
Оренбурда – “Калфак туе”

Оренбурда – “Калфак туе”

Хатын-кызларга Аллаһыбыз тарафыннан гаилә учагын сүндермичә саклау, нәселне дәвам итү бурычы йөкләнгән. Бүгенге заман татар хатын-кызларының – әниләрнең, әби-апаларның, туташларыбызның миссиясе тагын да катлаулырак — башка милләтләр арасында йотылып, космик тизлек белән европалашып һәм маңкортлашып барган бер вакытта милли йөзебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап калу, аларны балаларыбыз, оныкларыбызга түкми-чәчми тапшырып, алга таба да татар милләтен яшәтү. Һәм горур итеп, башкалардан аерылып торган асыл сыйфатларын саклаган хәлдә, белемле һәм зирәк итеп яшәтү.

Бөтендөнья татар конгрессы каршында 1990 елда оештырылган “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы нәкъ шушы бурычларны үтәргә тырыша да. Әле быел апрель аенда гына Җир шарының барлык кыйтга һәм илләреннән 500 хатын-кызны җыеп IV форумнарын уздырып, милли-мәдәни мирасны саклау һәм үстерү, мәгариф өлкәсендә милли тәрбия, әлеге өлкәләрдә кулланышта булган яңа проектлар хакында бәйнә-бәйнә сөйләшкән-фикер алышканнар иде. Озак та үтми Биектауда, Азнакайда, Яшел Үзәндә, Балтачта, Актанышта оештырылган утырышларда да сүз аларны ничек итеп тормышка ашыру хакында барды, аларның үтәлешенә бәя бирергә тырышылды. 22-23 сентябрь көннәрендә Татарстанның берничә районыннан, Башкортстан, Удмуртия, Самара, Пенза, Киров өлкәләреннән, Премь краеннан, Кыргызстан, Казакъстаннан милләт дип янып йөрүче иң булдыклы һәм актив ханымнар “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова җитәкчелегендә 60 меңләп татар яшәүче Оренбург каласына (ә биредә барысы 600 мең чамасы кеше яши) янә күчмә утырышка җыелды.

Оренбург өлкәсендә 5000 мең кеше яшәүче татар авылы барлыгы турында ишетеп белә идек. Узган ел биредә VI Бөтенроссия татар авыллары Сабантуе үткәрелүеннән дә хәбәрдарбыз. Белү бер нәрсә, ә менә 272 еллык тарихы булган ул авылны үз күзләрең белән күрү, аның нәкъ Саба, Кукмара,

Мамадыш яклары кешеләре кебек йөз чалымлы, аларча саф татарча һәм тәмле итеп, иң мөһиме — бер генә рус сүзе дә кыстырмыйча сөйләшүче кешеләре белән аралашу, борынгы таш йортларның фрагментларын, сәүдә рәтләрен, таш коймаларны, Куш Манара мәчетен, 23 гектар мәйдан биләүче борынгы зиратны (анда каргалылылар бернинди агач та, куак та үстерми, кылганнар арасында бары меңләгән кабер ташлары гына, менә бу татар зираты – безнең тарих дип , әллә кайдан үзенә чакырып тора) үз күзләрең белән күрү бөтенләй башка икән. Бу ядкарьләрне авыл халкы карап, саклап тора икән. Клублары гөрләп эшләп тора. Анда дистәләгән коллектив татар мәдәниятен, фольклорын саклау, үстерү белән мәшгуль. Мәктәпләренең эче-тышы күз явын алырлык. Өч катлы бу бинада 500 гә якын бала укый диделәр. Балалар саны арта башлагач (узган ел гына авылда 100 бала туган), тагын бер бинаны мәктәп өчен төзәтеп-җайлаштырып яталар.

Әллә ничә мәртәбә яу чабып та Урта Азияне яулап ала алмагач, XVIII гасырда Елизавета патшабикә Россия белән Урта Азия арасында сәүдәне җанландыру җәһәтеннән Россиянең Казакъстан чикләренә казакъларга диннәре, телләре белән якын булган Казан татарларын күчереп утыртырга карар кыла. 1745 елда патшабикә указы нигезендә бирегә Саба сәүдәгәре Сәгыйть Хәялин җитәкчелегендә 173 гаилә күчеп килә. Алар патшабикә алдына үз шартларын да куялар: авыл өчен җир бүлеп бирергә, ир-егетләрне мәҗбүри солдат хезмәтеннән азат итәргә, мәчетләр төзергә һәм үз диннәрен тотарга. Шулай итеп Сакмар елгасы буенда Сәгыйть бистәсе барлыкка килә. Аннары ул ни өчендер Сәит бистәсе дип йөртелә башлый (хәтта шәһәр статусында да булып ала), соңрак Татар Каргалысы дип атала башлый. Биредә базар шулкадәр көчле гөрли: XIX гасырларда авылда 3361 сәүдәгәр теркәлгән була. Ул елларда, мәсәлән, Уфада — 30, Минзәләдә 18 сәүдәгәр генә була.

Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, XIX гасырларда биредә 13 мең кеше яши, 10 мәчет, алар каршында мәдрәсәләр эшли. Барысы да сәүдәгәрләр – байлар акчасына. Шушы авыл бае Әхмәт Хөсәенов үзе генә дә 60 мәчет, мәдрәсә салдыра, хәтта чиркәүләр төзергә ярдәм итә. Оренбурдагы атаклы “Хөсәения” мәдрәсәсе дә аныкы. Гомумән, анда Әхмәт бай һәм аның энекәшләре салдырган йортлар әле шактый, һәм бүген дә архитектура ягыннан да, ныклык буенча да аерылып торалар.

Авылның бүгенге гаярь егетләре дә алар үрнәгендә яши. Каргалының тарихи ике мәчете: Куш Манара, Ак мәчет һәм авыл эшмәкәрләре акчасына торгызылган Ас-салям алар акчасына яши. Бергәләшеп “Нур” мөселман мәдәни-мәгариф үзәген төзеп бертереп киләләр. Анда бик шәп спорт мәйданчыклары да, балаларга заманча уен мәйданчыгы да бар. Ә авылдагы йортларның бик күбесе нәкъ Казан яны бистәләрендәге кебек икешәр-өчәр катлы.

Каргалының булган егетләреннән саналучы Әнвәр Искәндәров, Ринат Туйгуновлардан бердәмлекләренең серен сорагач, алар бик гаҗәпләнде. “Башкача була да алмый. Аерылганны аю ашар, диләр бит, ә безгә биредә бигрәк тә бердәм булып яшәргә кирәк, — диде Әнвәр Искәндәров. — Өч мәчет каршында өч мәхәллә бар. Һәр җомга саен аларда 10-15 эшмәкәр җыелып якын арада ниләр эшләргә кирәклеге, кем нәрсә эшләячәге хакында фикер алышабыз, планнар корабыз. Безнең бабайлар беркайчан да кул сузып дәүләт каршына бармаганнар, барысын да үзләре булдырганнар. Без дә шулар үрнәгендә яшәргә тырышабыз. Кайчак өч мәхәллә химаячеләре арасында ярышып эшләү дә булып ала. Ә ул файдага гына”.

Каргалыда безне күп нәрсә сокландырды. Әмма иң гаҗәпләндергәне авыл җирлеге башлыгы Тәлгат Хәсәнов җитәкчелегендә химаяче(!) һәм депутат(!) егетләрнең безне (ике көн шушы авылда яшәдек) аягүрә басып ашатулары булды. Әйе-әйе, сыйлаулары гына түгел, нәкъ менә ашатулары. Без өстәл артында, ә алар йөгерә-йөгерә безгә аш, бәлеш, чәй ташый. Араларында бер генә хатын-кыз да юк, бары — егетләр! “Бездә гадәт шулай”, — диделәр. Икенче гаҗәпләрдергән нәрсә, балаларны мәктәптә һәркайдагыча “Рәхим итегез!” шигаре түгел, ә ”Уңышлар сиңа, укучым!” дигән сүзләр каршы ала.

“Хәләл” ханымнар

Кайбер вакытта язучылар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре белән сөйләшкәндә, аккалфаклылар хакында еш кына тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килә. Янәсе, үз тирәләренә әбиләрне, өлкән яшьтәге апаларны җыеп, калфаклар кидергәннәр дә, һаман да шул бер сүз: телне сакларга кирәк дип кайгырышалар, җыр-моң, дин белән мавыгалар, ә маңкортлашып баручы, эчүчелеккә, наркотикларга бирелүче яшьләр турында уйламыйлар, кайгыртмыйлар, үз тирәләренә яшьләрне җыймыйлар, диләр. Калфак киеп кенә милләтне милләт итеп саклап калып булса иде ул, диләр. Андый вакытта мин, соң, җаныкайларым, үзебезнең балаларыбыз, оныкларыбыз рәхәтләнеп татарча сөйләшмәгәнгә, укымаганга, әкият-риваятьләребезне, халык җырларын, әби-бабаларыбыз, үзебез уйнап үскән уеннарны, ике-өч буын әби-бабаларын да белмәгәнгә алар гаеплемени, дип бәхәсләшеп китәм. Шушы әби-апалар яшьрәкләрне “уятса”, алары үз балаларын үзебезнең телдә укырга, аралашырга өйрәтеп, үз йола, гореф-гадәтләребез, моңнарыбыз нигезендә тәрбияли башлар иде, дим. Ә калфак ул милли киемебезнең гүзәл бер бизәге, бу очракта — символ , дим.

Оренбург белән танышып йөргәндә дә әнә шул калфак аркасында кызык кына хәл булып алды. 128 милләт вәкилләре яшәүче Оренбург өлкәсенең башкаласында — шәһәрнең үзәгендә “Милли авыл” дип аталучы мәдәни комплекс бар. Анда унлап милләтнең утары — “Тарих һәм мәдәният музее” урнашкан. Янәшәсендә шул милләтнең милли ашлары рестораны. Шулар арасында татарныкы да бар. Ни кызганыч, татарларның “Тарих һәм мәдәният музее” урнашкан ул йорт тышкы яктан караганда башка халыкларныкыннан нык калыша. Хәтта милләт өчен оят булып, йөрәк чәнчеп куйды. Дөрес, ансы, эче тулы хәзинә аның.

Менә шул паркта йөргәндә, яшь кенә бер пар безнең калфаклы ханымнарга карап “хәләл” дип куйды. Аны алар шулкадәр соклану белән әйттеләр, без моны татар милләте һәм аның хатын-кызларына олы хөрмәт дип кабул иттек.

Милли гамь шулай уяна…

Икенче көнне Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Татар дәүләт драма театрында узган Бөтенроссия татар хатын-кызларының күчмә утырышында да шушы хис хөкем сөрде. Оренбургның кайсы гына төбәген алма – татар һәркайда яши икән. Өлкәдә 70 ләп татар авылы бар. Күбесендә, шул исәптән Каргалыда да, атнага өчәр сәгать татар теле укытыла, диделәр. Ә җыенга өлкәнең 13 районыннан килгән татар ханымнары бар да татарча сөйләшә. Аралашканда һәммәсе үз авылы, аның атаклы кешеләре хакында сөйләп калырга тырыша.

Илек районынның Түбән күл авылы кызлары да авылда 1700 кеше яшәве, халыкның мул тормышлы булуы, мәчетләренең беркайчан да буш тормавы белән мактанып алдылар. Ерак бабалары Дөбъяз районы (хәзерге Биектау районы), Көек авылыннан булган Наҗия Манасыпова – өлкәнең атаклы очучысы икән. Петербургта гражданнар авиациясе академиясен тәмамлаганнан соң Орскида АН-24 самолетының командиры була ул. Россиянең бөтен шәһәрләренә дә оча. 12 мең очыш ясый. Соңрак Оренбургта яшьләрне очыш серләренә өйрәтә.

Аларның һәркайсы — уникаль шәхес. “Оренбург татар милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасында эшләүчеләр дә, “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалының Оренбург өлкәсендәге үз хәбәрчесе, Каргалы кызы, шәп журналист Фирүзә Әбсәләмова да, Хөсәен Ямашев исемендәге

китапханәдә, Муса Җәлил музеенда хезмәт куючылар, М.Фәйзи исемендәге Татар дәүләт драма театры коллективы да, бертуган Шакир һәм Закир (шагыйрь Дәрдемәнд) Рәмиевларның ядкарьләрен саклаучылар да, Парижның мода салоннарында кием-салымга үтә нәзберек француз ханым-туташларын сокландыручы атаклы Оренбур шәлләрен бәйләүчеләренең һәммәсе дә. Шулар өстенә әлеге хатын-кызлар, үзләренең төп хезмәтләреннән тыш, милләтебезнең йөз аклыгын, гасырлардан килгән күркәм гореф-гадәтләрен саклаучы, алай гына да түгел, аларны барлап, балаларына, оныкларына, яшьләргә тапшыручы Милләт аналары да бит әле.

Соңгы вакытта бу эшләрнең башында әле апрель аенда гына “Ак калфак”ны җитәкли башлаган “Оренбург шәлчеләре” предприятиесе директоры Альбина Әбсәләмова тора. Билгеле, өлкә татарларына ул өрфия шәлләр бәйләүче, эшлекле, чибәр, ягымлы, милләте өчен җан атып торган шәхес буларак күптән таныш. Ә менә өлкәдә яшәүче хатын-кызларның да иң булдыклыларын җитәкләргә алынуы — зур тәвәккәллек. Хәер, тәвәккәл булмаса, ун еллап элек үк үзе, әнисе, бианасы, туганнары бәйләгән иң матур шәлләрне алып, өч баласын иренә калдырып, Мәскәүгә – Бөтенроссия күргәзмәләр үзәгенә чыгып китәр идемени? Һәм бөтенесен дә сатып кайта ул. Аннары тагын бара, тагын… Екатеринбургка, Чиләбе, Уфа, Санкт-Петербург, Казанга… Аннары , уйлашалар да, ире Фаил белән өлкәнең иң шәп шәл бәйләүчеләрен туплап, үз эшләрен ачарга булалар.

Әнә шул эшләр белән йөргәндә, ул авыллар, андагы осталар, оештыру эшенә һәвәс ханым-туташлар белән таныша да. “Ак калфак”ны җитәкли башлагач, аларны ук бу эшкә тарта. Инде күрсәтерлек эшләре дә бар. Өлкә татарлары арасында “Туган авылым” бәйгесе үткәреп, ул авылларга гына хас йолаларны, гореф-гадәтләрне барлаганнар. Быелгы бәйгедә 8 авыл катнашкан. Ә теләк белдерүчеләр күбәйгән, шуңа күрә аны киләсе елда да уздырмакчылар. Шунысы игътибарга лаек, бу бәйгедә күбрәк яшьләр катнашуын шарт итеп куйганнар. Оренбург ягы шәл бәйләүчеләре белән данлыклы булса да, соңгы вакытта яшьләр бу эшкә бик тартылмый икән. Шуңа да, Альбина Фаил кызы үзенең авыллардагы шәл бәйләүче әби-апаларына бу эшкә яшьләрне дә өйрәтү бурычы йөкләгән. “Безнең әби-әниләребезнең гасырлар буена чарланган, нәфисләнгән бу осталыгын һич тә югалтырга ярамый”, — ди ул. Шуңа да өйрәтүче әби-апаларга өстәмә акча да түли икән.

Альбина ханым җыенда да үзенең шәл бәйләүче мактаулы әби-апаларын зурлап бүләкләде, башкаларга үрнәк итеп куйды. Гомумән бүләкләр, мактау сүзләре күп булды ул көнне. Аның үзенә дә “Сөембикә” журналы баш мөхәррире урынбасары Гөлнур Сафиуллина мәртәбәле бүләк – “Сөембикә” беләзеге тапшырды.

Кадрия Идрисова да аларга кушылды һәм әле эшлисе эшләрнең күп булуын әйтеп, милләт алдында татар-хатын-кызының меңләгән бурычларын санап китте. Алар исә әле бихисап. Берьюлы барысын да эшләп тә булмый, нәтиҗәгә дә тиз генә ирешермен димә. Әмма бу эш башланды. Инде нәтиҗәләр дә күзгә күренә башлады. Иң куанычлысы, хатын-кызларыбыз уяна (ә күбесе җиң сызганып эшкә дә кереште), мин бу дөньяга ник килдем, үземнән соң нинди балалар, оныклар калдырам, дип уйлана башлады.

Утырышның икенче өлешендә сәхнәдә “Калфак туе” гөрләде. Сценарий Оренбур ягыннан чыккан барлык атаклы татарларыбызны искә алу рәвешендә төзелеп, милләтебез өчен горурлану, кайберләренең ачы язмышларын искә төшереп, сызлану хисләре тудырды. Казаннан Ринат Гыйләҗев җитәкчелегендәге “Сорнай” ансамбленең бары халкыбыз җәүһәрләреннән генә төзелгән чыгышы исә нур өстенә нур булды.

Люция Фаршатова
«Ватаным Татарстан» газетасы

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*