tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбурда “Коръән уку” бәйгесе узды
Оренбурда “Коръән уку” бәйгесе узды

Оренбурда “Коръән уку” бәйгесе узды

Оренбур шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчетендә «Коръән бәйрәме» өлкә конкурсы узды. Конкурсның максаты – Ислам диненең традицион рухи кыйммәтләрен тарату һәм Ислам дине нигезләрен өйрәнү курсларында укучы балаларга ярдәмләшү, аларны кызыксындыру.

Быел бәйгедә Оренбурның «Хөсәения», «Сөләймания», «Көньяк мәхәлләсе», Үзәк, «Рамазан» мәчетләрендә, шулай ук Тоз-Түбә, Куандык шәһәрләре һәм Шарлык районы Сарманай авылында Ислам нигезләре һәм рухи-әхлакый тәрбия курсларында уңышлы шөгыльләнүче балалар катнашты.

Конкурс ике этапта узды – башта гариза биргән барлык катнашучыларны тыңлау булды. Аннан соң инде финалда жюри билгеләгән иң яхшы укучылар үзләренең Коръән һәм азанны матур һәм дөрес итеп укуларын күрсәттеләр. Конкурсантларны гадел һәм объектив бәяләү өчен жюрига имам-мөхтәсибләр һәм мәчет имамнары чакырылган иде.

Чара традиция буенча изге Коръән аятьләрен укудан башланды, аннары җыелган халыкка Оренбур өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әлфит хәзрәт Шәрипов мөрәҗәгать итте. Ул барысын да бәйрәм белән тәбрикләп, изге Рамазан аенда тупланган әхлакый югарылыкның барлык тәҗрибәсен дә көндәлек тормышта таратырга өндәде.
Мөфтинең гыйбрәтле сүзеннән соң, Зур Коръән уку конкурсының йомгаклау этабы башланды, анда финалга чыккан балалар катнашты.

Барлык балалар да бик тырыштылар. Аларның һәркайсы Изге Китапның аятьләрен матур һәм дөрес итеп укый белүләрен күрсәтергә теләде. Һәр номинациядә җиңүчеләр тантаналы рәвештә призлар белән бүләкләнде. Сүз уңаеннан, быел да бүләкләр бик яхшы, зурдан булды – гироскутер, спорт велосипедлары, самокат-скутерлар, смартфоннар, планшетлар, смарт-сәгатьләр.

Бу көнне шулай ук Ислам тематикасына балалар рәсемнәре конкурсына һәм алдан ук РДУМОо сайтында, нәзарәтнең ВКонтакте сәхифәсендә, Ватсап төркемендә урнаштырылган сорауларга язма конкурска йомгак ясалды.

Төп бүләкләрдән тыш, конкурсларда катнашучыларның барысы да һәм бу бәйрәмгә килгән барлык балалар Диния идарсеннән традицион татлы бүләкләр алды.
Оренбур өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте бүләкләр алу өчен ярдәм күрсәткән иганәчеләргә зур рәхмәт белдерә. Барлык катнашучылар да канәгать калды. Ә балалар шатлыгыннан да яхшырак нәрсә булырга мөмкин?

Аллаһы Тәгалә балаларга бу шатлыкны китергән кешеләрдән канәгать калсын һәм барысына да тынычлык, иминлек бирсен!

Фәннур Гайсаров,
Оренбур шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*