tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург “Ак калфак”лылары корылтай уздырды
Оренбург “Ак калфак”лылары корылтай уздырды

Оренбург “Ак калфак”лылары корылтай уздырды

Кичә, 15 ноябрь көнне, Оренбург җирлегендәге татар хатын-кызлары “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының 3 корылтае булды. Анда Оренбург шәһәреннән һәм өлкәнең 16 татар районнарыннан 250 дән артык хатын-кыз катнашты. Корылтай “Матурлык һәм сәламәтлек” дигән темага оештырылган күргәзмәне ачу тантанасы белән башланып китте. Чарага Оренбург өлкәсе Законодательное собрание депутаты Димов Олег Дмитриевич та килгән иде. Күргәзмәне ачуда Казаннан килгән кунагыбыз Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Раесовна да катнашты.

Күргәзмә белән танышканнан соң Оренбург өлкәсе хатын-кызларының 3 корылтае башланып китте. Корылтай “Хатын-кыз. Гаилә. Бала” дигән темага багышланган иде. Әхләк тәрбиясе турында фикер алышу төп юнәлешләрнең берсе булды. Фикер алышуларда Оренбург өлкәсе диния нәзәрәте имам-хатыйбы Шарипов Әлфит хәзрәт, Оренбург өлкәсе “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Альбина Фаел кызы Абсалямова, Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова, татар хатын-кызларының”Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, “Бердәмлек” оешмасының җитәкчесе Мөрәвәрә абыстай, өлкәнең төрле районнарыннан килгән хатын-кызларыбыз катнашты.

Ел йомгакларыннан соң нәтиҗәләр ясалды. Алдагы елга планнар кабул ителде. Айгөл Чукеева тарафыннан тәкъдим ителгән “Яңа мин” авторлык программасы хатын-кызларыбыз тарафыннан хупланып, киң яклау тапты. Кадрия Идрисова Татар конгрессының рәхмәт хатларын һәм медальләрен, Альбина Абсәләмова “Ак калфак” оешмасының Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Корылтай резолюция кабул ителгәннән соң, “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды. Корылтай бик эшлекле үтте. Бөтендөнья татар конгресына өлкә хатын-кызлары зур рәхмәтләрен белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*