tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург хатын –кызлар оешмасы корылтае узды
Оренбург хатын –кызлар оешмасы корылтае узды

Оренбург хатын –кызлар оешмасы корылтае узды

Оренбург җирлегендә татар хатын-кызлары “Ак калфак” иҗтимагый  оешмасының  II нче Корылтае үтте. Аның төп темасы: “Хатын-кыз. Гаилә. Бала”. Корылтайда өлкәнең  16 төбәгеннэн 118 хатын-кыз катнашты.

Пленар утырышта хәзерге вакытта бик актуаль булган сораулар каралды. аеруча сүз хатын-кызның сәламәтлеге, гаиләгә карашы, бала тәрбияләү турында  барды.

«Туган телебезне ничек саклап калдырырга, киләчәк буынга тапшырырга»  темасына Оренбург өлкәсе татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Руслан Рамил улы Зәбиров; “Әхлак тәрбиясе гаиләдә” темасына Оренбург өлкәсе мөселманнары Диния нзарәте рәисе Әлфит хәзрәт Шәрипов; «Ел йомгаклары. Оренбург өлкәсендә «Ак калфак» оешмасының еллык эше. Алдагы планнар» темасына “Ак калфак” Оренбург татар хатын-кызлары ижтимагый оешмасы рәисе Альбина Әбсәләмова,  табиб Раиса Мусалова чыгыш ясадылар.

Районнарның “Ак Калфак” житәкчеләре дә үз эшләре, яңа проектлары турында сөйләп үттеләр: Зәйтүнә Вәлишина (Әсәкәй районы),  Әлфия Әбдрәшитова (Соль-Илецк), Флүрә Әбләзова (Переволоцк районы,1нче Зубачи авылы), Зөлфия Яһүдина (Переволоцк районы,2нче Зубачи авылы).

Медицина институты доценты, медицина фәннәре кандидаты, балалар табибы Венера Сәитова Бөтендөнья хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәес кызы   Идрисова чыгарган  «Тәрбия баскычлары” дигән дискка таянып бик тулы итеп хатын-кызларыбызга мәглумат җиткерде.

Альбина Әбсәләмова, Оренбург

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*