tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Оренбург өлкәсе Каргалы авылы халкы белән очрашты
“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Оренбург өлкәсе Каргалы авылы халкы белән очрашты

“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Оренбург өлкәсе Каргалы авылы халкы белән очрашты

14 ноябрьдә Оренбур шәһәрендә «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының III корылтае узды. Чарада “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисов, Оренбург шәһәреннән һәм өлкәнең 16 татар районнарыннан 250 дән артык хатын-кыз катнашты. 

Бүген исә, “Ак калфак”лылар Каргалы авылында. Алар Каргалы авылын карады, тарихи истәлекле биналар белән танышты. Шулай ук мәктәп укучылары һәм авыл халкы белән очрашу үтте. Очрашуда Кадрия Идрисова Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге турында, татар телен, милләтне саклау, тел әдәбе, ата-ана хакын хаклау әдәбе турында сөйләде.  Шулай ук очрашуда халык язучы Нәбирә Гыйматдинова да катнашты. Милли мохитне саклап яшәүче Каргалы халкы үз фикерләрен җиткерде, дип хәбәр итә оешма вәкилләре. 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*