tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург өлкәсе кызлары “Татар кызы” исеменә лаек булырга әзерләнә
Оренбург өлкәсе кызлары “Татар кызы” исеменә лаек булырга әзерләнә

Оренбург өлкәсе кызлары “Татар кызы” исеменә лаек булырга әзерләнә

“Ак калфак” өлкә татар хатын -кызлары оешмасы, Оренбур өлкә татар мили мәдәни автономиясе белән берлектә, «Татар кызы -2019» матурлык һәм сәләт бәйгесен үткәрергә әзерләнә. Бәйгенең төп максаты — татар кызларының матурлыгы белән бергә, аларның  тыйнаклыгын, халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм милли мәдәниятебезне таныту.

20 нче март көнне, конкурсның финалында театр сәхнәсенә төрле районнардан 10 кыз чыгачак. 16 март көнне кызларыбыз “Шафран” ресторанында җыйналды. Анда алар белән якыннан танышу булды. Оренбур өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Альбина Әпсәләмова кызларга уңышлар теләде. Алар барысы да татар телендә камил сөйләшә һәм татар мәдәнияте белән таныш.

Ак алъяпкыч киеп, башларына яулык бәйләп, кызлар токмач кисүдә осталыкларын күрсәтте. Аннары Оренбурның тарихи урыннары буенча экскурсиягә кузгалдылар. Педагогика фәннәре каандидаты Әлфия Абдулхаликова бөек шәхесләребез эзе буйлап сәяхәт ясады.

Соңрак Х. Ямашев ис. китапханәдә әзерләнү эше дәвам итте: текстларны карау, аралашу, оештыручыларны  һәм катнашучы кызларны тагын да якынайтты. М. Фәйзи исемендәге татар драма театрының баш режиссеры Рөстәм Абдуллаевның да киңәшләре бик урынлы  булды.

17 март көнне иртә таңнан очрашып, киемнәр сайлау, китапханәдә текстлар белән кабат эшләү, аннары хореограф белән очрашу кичкә хәтле сузылды. Әзерлек кызу бара, чөнки сәхнәгә чыгар вакыт якынлаша. Кызларга бу мөһим ярышта уңышлар гына телисе кала.

Светлана Әхмәтҗанова 

Оренбург шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*