tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург өлкәсе “Татар кызы-2019” җиңүчесен ачыклады
Оренбург өлкәсе “Татар кызы-2019” җиңүчесен ачыклады

Оренбург өлкәсе “Татар кызы-2019” җиңүчесен ачыклады

2019 елның 20 мартында Оренбург өлкәсенең М.Фәйзи исемендәге Татар Драма Театры бинасында региональ гүзәллек, сәләт һәм гореф-гадәт бәйгесе “Татар кызы – 2019” узды.
Оренбург өлкәсе Татар хатын-кызлары “Ак калфак” берләшмәсе һәм региональ иҗтимагый оешмасы “Оренбург татар милли-мәдәни автономиясе” инициативасы белән үткәрелде бу бәйге.

Оренбург өлкәсе территориясендә яшәп, татар телендә иркен сөйләшкән, 18 яшьтән 25 яшькә кадәрге, татар милли җанлы кызлар чынлап торып күз явын яуларлык.

Бер ай дәвамында сайлап алу туры узды. Кызлар әзерләнеп, төрле сынаулар үтте. Нәтиҗәдә, Оренбург өлкөсе, Сакмар, Переволоцкий, Аcекеевск, Пономарево һәм Илек районнары арасыннан 10 катнашучы сайланды.

“Мин татар кызы” дигән бәйге кызларның үзләрен таныштырудан башланды.
Шулай үк “Куренекле татар хатын-кызлары” дигән интеллектуаль конкурс, моннан тыш иҗади конкурс оештырылды. Сынауларны кулинар бәйге төгәлләде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча “Татар кызы – 2019” конкурсының абсолют җиңүчесе булып Сакмар районы Татар Каргалысы авылыннан Гумирова Илсөяр Илһам кызы билгеләнде. Шулай ук 10 кыз төрле номинация буенча зәвыклы бүләкләр белән тәбрикләнделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*