tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург өлкәсендә беренче тапкыр “Әбекәй-Матуркай” бәйгесе үтте
Оренбург өлкәсендә беренче тапкыр “Әбекәй-Матуркай” бәйгесе үтте

Оренбург өлкәсендә беренче тапкыр “Әбекәй-Матуркай” бәйгесе үтте

Чараны Оренбург татар милли-мәдәни мохтарияте, Оренбург татар хатын-кызлары “Ак калфак ” ижтимагый оешмасы оештырды. 

Бәйгенең финал өлешендә үзләренең районнарында: Сакмар, Әсәкәй, Переволот районнарыннан, Тоз-түбә шәһәрләрендә җиңеп килгән алты әбекәй катнашты.

Әбекәйләр төрле өлкәдә көч сынашты. Үзләре белән иҗади яктан якын килеп таныштырды, татар-халык ашлары әзерләү серләре белән бүлеште, җыр-бию һәм әкият сөйләү осталыкларын күрсәтте. Барлык биремнәрдә финалист апаларның оныклары катнашты.

Беренче урынны Переволот районы Чесноковка авылы әбекәе Райхана Гайнан кызы Муканаева яулады.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*