tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург өлкәсендә Сабан туе гөрләде
Оренбург өлкәсендә Сабан туе гөрләде

Оренбург өлкәсендә Сабан туе гөрләде

Узган атнада Оренбург өлкәсе Сакмар районы Татар Каргалысы авылында VI Бөтенроссия авыл Сабантуен гөрләтеп кайттык. Бәйрәмдә Россиянең Идел буе федераль округының вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг һәм Россиянең башка 18 төбәгеннән кунаклар, 20 ләп мөселман оешмаларының дини лидерлары, алтмышлап татар диаспорасы вәкилләре бер мәйданга җыелды. Бәйрәмгә чит илләрдән дә кунаклар килгән иде. Кытайдан, Австралия һәм күрше Казахстаннан да бер төркем рәсми делегация милли бәйрәм чараларында күңел, фикер алышты.

Язгы кыр эшләре төгәлләнгәч, көзге мул уңышка зур өметләр баглап уздырыла торган сабан бәйрәме хәзер инде күбрәк халыклар дуслыгына дан җырлый. Үз тирәсенә туганнарны гына җыеп калмыйча, төрле төбәкләрдәге милләттәшләрне кавыштыра, башка халыклар белән очраштыра торган җыенга, халыклар дуслыгына дан җырлаучы олуг бәйрәмгә әверелде.

Татар Каргалысы авылыннан ерак булмаган болында татар, башкорт, рус утарлары, Казак кетәклеге эшләде. Дәрәҗәле кунаклар аларның барысы белән дә танышып чыкты. Милли җыенны Михаил Бабич, Юрий Берг, Рөстәм Миңнеханов, Салават Сагитов (Башкортстанның премьер-министр урынбасары) тантаналы рәвештә ачып җибәрде.

– Оренбург өлкәсендә йөздән артык милләт вәкиле үзенә сыеныр урын тапкан. Аларның үзара бердәм яшәүләре безне куандыра. Бүген без күркәм Татар Каргалысы авылында. Әле яңа гына җирле хакимиятләр ярдәмендә ремонт ясалган клубта булдык, мәктәпне карап чыктык. Авыл үзе дә бик матур. Монда барлык милләт вәкилләре өчен дә уңай шартлар тудырылган. Без  үзебезнең традицияләребез, үзебезнең мәдәниятебез һәм мөмкинлекләребез турында башка халыкларга да сөйлисебез килә. Башкорт дусларыбыз белән бергә бу бәйрәмне илнең төрле төбәкләрендә оештырабыз, – диде Рөстәм Миңнеханов хуҗаларга олы рәхмәтен җиткереп. Татарстан лидеры Оренбургның татар автономиясенә микроавтобус бүләк итте.

– Идел буе федераль округы нәкъ менә төрле халыкларны берләштерүче үзәк булып тора. Без үзебезнең үрнәктә милләтләр дуслыгы, динара мөнәсәбәтләребезне күрсәтәбез. Кылган гамәлләребез, башкарган эшләребез, тату гаиләләребез аша үзебезнең нәрсәләргә сәләтле икәнебезне күрсәтәбез. Үзәктә җитештергән продукция бөтен Россияне тукландырып тора, – дип чыгышы ясады Михаил Бабич.

Губернатор исә үз чыгышында татарларның тырыш, хезмәт сөючән халык дип бәяләде. Оренбургның бәрәкәтле туфрагыннан чыккан татар шәхесләрен барлап узды.

– Безнең төбәк – Евразиянең йөрәге. Бездә төрле милләт вәкиле (126!) элек-электән үзара тату яши, хезмәт итә. Бездә “Милли авыл” дигән ачык һавадагы мәдәни комплекс уңышлы эшли. Әлеге комплекс үзара тынычлык һәм килешеп яшәү үрнәге булып тора. Без, оренбурглылар, татарның каһарман шагыйре Муса Җәлил белән горурланабыз. Аның биредәге музеена дөньяның төрле илләреннән киләләр. М.Фәйзи исемендәге татар драма театры үз иҗаты белән шатландыра, шактый мәктәпләребездә балалар үз туган татар телен өйрәнә. Сезнең милли бәйрәмне бездә уздыруыбызга чиксез шатбыз, – диде Юрий Берг.

Киң хәтфә болында урнаштырылган берничә сәхнәдә килгән кунаклар, җирле үзешчәннәр концерт күрсәтте. Балалар өчен махсус бәйрәмдә нәниләр күңел ачты. Cабан туеның традицион уеннарыннан тыш спорт ярышлары да оештырылган. Россиякүләм милли проектның апофеозы дип ат чабышы, татарча көрәшне атарга мөмкин. Губернатор призына оештырылган ат чабышында беренче урыннарны Башкортстаннан килгән Стивен Слю кушаматлы ат, ә Башкортстан призына шул ук республикадан Гардемарин кушаматлы юртак яулады.

Авыл Сабантуенда илнең төрле төбәкләреннән баһадирлар бил алышты. Федераль Сабан туеның абсолют батыры булып Татарстаннан Теләче егете, Россиянең атказанган спорт остасы, милли көрәш буенча ике мәртәбә дөнья чемпионы Раил Нургалиев танылды. Батырның иңнәренә тәкә салынды, шулай ук татар егетне җиңел машина белән бүләкләделәр.

Татар Каргалысы – бик борынгы авыл. Аның данлы үткәне 1744 елларга барып тоташа. Авыл Оренбургның уртасыннан агып ятучы Сакмар буена урнашкан. Табигате искиткеч гүзәл. Татар Каргалысы – бүгенге көн галимнәребез өчен дә шактый кызыклы сала. Intertat.ru сайтында әлеге авылның тарихын бәян иткән китап авторы Әнвәр Искәндәров белән әңгәмә укый алачаксыз. Ул безгә авыл зиратындагы кабер ташлары, данлыклы дөрбәләр хакында сөйләде.

Биредә даими рәвештә экспедицияләр оештырыла. Саба һәм өлешчә Кукмара районнарының сәүдәгәрләре нигез салган авыл Азия белән Европаны тоташтыручы сәүдә үзәге вазифасын башкарган. Заманында биредә 22 җитештерү тармагы һәм 20 ләп тегермән исәпләнгән. Авылның 11 мәчете булган, ә аның тирәсендәге мәктәп-мәдрәсәләргә Россиянең төрле почмакларыннан килеп дини гыйлем туплаганнар.

Дәрдмәнд, Сәгыйть Рәмиев, Кудашев-Ашказарский, Мирхәйдәр Фәйзи, Габдулла Кариев, Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйма Ильская, Муса Җәлил исемнәрен атау гына да Оренбургның татар тормышындагы роле хакында күп нәрсә хакында сөйли.

Татар Каргалысының бүгенге тормышы да башкаларга үрнәк булып торырлык. Җирле үзидарә башлыгы Тәлгать Хәсәнов авыл тормышы хакында куанып сөйли: «Бездә бүген дә комарлылар яши. Борынгы бабаларыбыздан калган гадәт канга сеңгән инде, хәзер дә сәүдәгә маһир халык яши. Терлек, кош-корт асрап сата. Шәһәр якын булгач яшьләребез дә авылда зур йортлар җиткерә башлады. Федераль Сабан туе бездә узачак дигәч, соңгы елда аеруча тырыштык… Губернаторыбыз да безгә күбрәк игътибар итә башлады. Бәйрәмнең уңай якларын бөтен авылыбыз белән тойдык.”

Авыл кешеләре белән аралашканда игътибарны сөйләмнәре җәлеп итте. Татарстаннан 800 километр ераклыкта урнашкан авыл сөйләме бернинди диалектларга да кушылмаган. Саф әдәби телдә аралашалар биредә. Саба якларыннан күчеп килгән затлы нәсел  тамырлары гасырлар узгач та үз асылын саклый алган, күрәсең. Биредә динле, мәнле халык гомер итә. Биш мең кешесе булган авылда ике тарихи мәчет бар — Куш-манара һәм Ак мәчет, өстәвенә Әс-сәлам дигән яңасын да салып куйганнар.

Мәгълүм булганча россиякүләм Сабан туе 2010 елдан бирле уздырылып килә. Бу эштә Татарстан хөкүмәте аның җитәкчелеге зур көч куя. ТР Мәдәният министрлыгы бәйрәмгә сәнгать әһеләрен җибәрсә, Бөтендөнья татар конгрессы милли йолаларыбызны дөрес итеп оештыру, мәйдан уеннарын бердәм төстә үткәрү серләре буенча мастер-классларны кыш айларында ук бирә башлаган.

Беренче Россия авыл Сабан туе Самара өлкәсендә үтә. 2011 елда исә, Чуашстан республикасында, 2012 елда – Чиләбе өлкәсе, 2013 тә – Пермь крае, узган ел Волгоград өлкәсендә узды. 2016 елга җаваплылыкны Ульян өлкәсе Кулаткы авылына тапшырдылар.

Әлеге сәяхәттән без, Казан журналистларына кызыклы такмак та өйрәтеп җибәрделәр.

Ырынбур — Каргалы,
Бар да тимер арбалы,
Ырынбурда юрга күп,
Каргалыда мулла күп,
Мин дә мулла булыр идем,
Замана авыр, нужа күп.

Мөршидә КЫЯМОВА, автор фотолары
intertat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*