tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург театрында танылган актриса Люция Абдуллаеваның юбилей кичәсе узды
Оренбург театрында танылган актриса Люция Абдуллаеваның юбилей кичәсе узды

Оренбург театрында танылган актриса Люция Абдуллаеваның юбилей кичәсе узды

Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театрында күп санлы премияләр лауреаты, театрның әйдәп баручы актрисасы, бөтен гомере сәнгать белән бәйле Россия Федерациясенең атказанган артисты Люция Каюм кызы Абдуллаеваның юбилей кичәсе узды. Сәхнәдә очып кына йөри диярлек зифа буйлы Люция апага карап, зур горурлык белән әйтәсе килә: Люция Абдуллаевага 75 яшь! Шуларның 60 елын талантлы актриса сәхнәдә үткәрде.

Люция Абдуллаеваның искиткеч рольләре исемлегендә классик һәм заманча драматургия пьесаларында истә калырлык йөзләгән образлар: характерлы, комик һәм трагик персонажлар, эмоциональ катлаулы драматик әсәрләрдә төп рольләр бар.

Тантананың беренче өлешендә тамашачылар «Сагынган чакларымда» спектаклен (Ә. Әхмәтгалиева) карадылар, карт Шаһидә ролендә Люция Абдуллаева. Спектакльнең нигезенә яшьлеге узган гасырның 30 нчы елларына туры килгән хатын-кызның уникаль истәлекләре – кешеләргә яңа тормыш кына түгел, газаплар да алып килгән борылышлы, каршылыклы чорлар.

Аннары юбилярны хөрмәтләү, спектакльләрдән өзекләр, театр артистлары башкаруында вокаль һәм хореографик номерлар барды.

Сәхнә түрендәге зур экранда фоторәсемнәрен күрсәтеп, алып баручылар тамашачыларны Люция Абдуллаеваның иҗат юлы белән таныштырып уздылар.

Люция Каюм кызы беренче тапкыр сәхнәгә 15 яшендә чыга. Аның һөнәри үсеше Әстерхан халык театрында, аннары Казан драма һәм комедия театрында, ә 1971 елдан Әлмәт дәүләт татар драма театрында башлана. Ләкин, нигездә, актрисаның таланты Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур дәүләт татар драма театры сәхнәсендә ачыла. Театрыбызда ул 1990 елның 1 сентябреннән эшли башлый.

Люция Абдуллаева – киң диапазонлы актриса. Иҗади эшчәнлек елларында ул йөздән артык образлар тудырды. Ул тирән психологик, трагик, комедия образларында да бертигез ышандыргыч уйный. Иҗаты белән ничә еллар шатлык бүләк иткән, зал тутырып килгән рәхмәтле тамашачылары Люция ханымны алкышларга күмде, бәйләм-бәйләм чәчәкләр бүләк итте.

Юбилярны шулай ук Оренбур шәһәр хакимиятенең мәдәният һәм сәнгать буенча идарәсе җитәкчелеге, өлкә Закончыгару җыены вәкилләре, өлкәбезнең татар оешмалары җитәкчеләре тәбрикләде.

Люция Каюм кызы 19 ел, тормышының өчтән бере диярлек, Әлмәт театрында эшләгән. Күп вакыт узуга карамастан, аны хезмәттәшләре хәтерлиләр, котлауларын җибәрәләр. Аларны Әлмәт дәүләт татар театры директоры Фәридә Багис кызы Исмәгыйлева җиткерде.

Оренбурның башка театрларында да Люция Каюмовнаның иҗатын күзәтәләр, аны хуплыйлар, кадерлиләр. Бу кичне дә юбилярны котларга Оренбур театрларыннан хезмәттәшләре килде. Татар театр сәнгатенә ярдәм итү буенча коммерцияле булмаган «Берлек» фонды вәкилләре, озын иҗат хезмәте өчен актрисага рәхмәт сүзләрен җиткереп, бүләкләрен тапшырдылар.

Сәхнәгә якын кешеләрен юбилее белән котларга Әстерханнан кайткан кызы, күпсанлы туганнары күтәрелде. Шулай барлыкка килгән, Люция Каюмовнаның гаилә тормышы иҗади тормыштан аерылгысыз. Өйдә – сөекле хатын, кайгыртучан әни һәм ике оныгына, ике оныкчыгына яраткан әбекәй. Эшендә – алыштыргысыз фикердәш, киңәшче һәм тәнкыйтьче. Бу еллар дәвамында театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Әбдрәшитович талантлы хатыны белән кулга-кул тотынып бара.

1995 елда Люция Абдуллаевага «Россия Федерациясенең атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә. 2004 елда аңа Оренбур өлкәсе Губернаторының Рәхмәте белдерелде. 2008 елда «Сәхнә сәнгатен үстерүдә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен» Оренбур өлкәсе Закончыгару җыены рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Люция Каюм кызы 2015 елда Лаура Руохонен пьесасы буенча театрның шул ук исемдәге спектаклендә Ольга ролен башкарганы өчен губернаторның «Оренбур лирасы» премиясе белән бүләкләнде.

Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Татар драма театры күптән инде актрисаның икенче йортына әверелде, биредә ул вакытының күп өлешен үткәрә. Монда аны һәрвакыт көтеп алалар һәм аңа бик шатлар.

Фәннур Гайсаров.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*