tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбурглылар Самарага җыена
Оренбурглылар Самарага җыена

Оренбурглылар Самарага җыена

Cамарада, 20 мартта А.С. Пушкин исемендәге Тимерьюлчылар Мәдәният сараенда, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театры яңа очрашу көтә. Алар күренекле драматург Туфан Миңнуллинның “Нәзер” трагикомедиясен күрсәтәчәкләр.

Әлеге спектакль — театр репертуарында үз урынын алган иҗади эш. «Нәзер» спектаклен Оренбург, Әстерхан, Казан, Татарстанның бик күп районнары һәм Мәскәү тамашачысы бик җылы кабул иткән.

Оренбурглылар Самарада моннан биш ел элек булганнар, бу юлы да Самара халкы аларны җылы кабул итәрләр дип ышанабыз.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*