tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбургта хәйрия концерты узды
Оренбургта хәйрия концерты узды

Оренбургта хәйрия концерты узды

Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры ел саен 9 май көнне тамашачыларын хәйрия бәйрәм концерты белән сөендерә. Традиция быел да бозылмады. ТРның атказанган артисты Айрат Хәбибуллин куелышында әзерләнгән тамаша көтелгәненнән дә югары дәрәҗәдә килеп чыкты.

Кулымда профессиональ фото-видео материаллар юк. Ни кызганыч, аларның күпчелеге ниндидер шәхси архивларда гына бикләнеп кала килә…  Концерт өчен “Эх, Уфа кызлары…” пьесасы буенча махсус әзерләнгән өзек ул.

Әсәр театрыбызда бармый. Сәхнә белән аз гына булса да таныш кеше бу эшнең никадәр әзерлек таләп итүен аңлыйдыр дип беләм. Гомумән бу концертта күпчелек чыгышлар тәүге тапкыр башкарылды.

Мансур Сәгъдиев.

Оренбург.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*