tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбургта Мәдинә Рәхимкуловага мемориаль такта ачылды
Оренбургта Мәдинә Рәхимкуловага мемориаль такта ачылды

Оренбургта Мәдинә Рәхимкуловага мемориаль такта ачылды

Оренбургта күренекле чордашыбыз, тарихчы, мөгаллимә, галимә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәдинә Фәтхи кызы Рәхимкуловага мемориаль элмә такта ачылды. Рус, татар телләрендә уелган мәгълүмат тупланган гранит такта Мәдинә апаның Оренбургтагы соңгы яшәү урыны булган Чичерин урамы, 41 адреслы йорт диварына эленде.

Мәдинә апа Хөсәения мәдрәсәсе тарихын мәңгеләштергән, Оренбургның узган гасырда милләтебезгә хезмәт иткән шәхесләрен таныткан китаплары белән хөрмәт казанды. Ризаэтдин Фәхретдиннең тапланмаган исемен кайтаручыларның да беренчесе иде бит Мәдинә апабыз.

Мансур Сәгъдиев

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*