tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбургта “Минем туган ягым” конкурсының йомгаклау этабы узды
Оренбургта “Минем туган ягым” конкурсының йомгаклау этабы узды

Оренбургта “Минем туган ягым” конкурсының йомгаклау этабы узды

14 декабрь көнне Оренбурның Х. Ямашев исемендәге китапханәсенә конкурста катнашучылар җыелды. Әсәкәй, Беляевка, Матвеевка, Сакмар, Оренбургтан килгән укучылар узләренең иҗат эшләрен тәкъдим иттеләр. Бәйге өч номинациядә узды: “Дини кануннар нигезендә милли тәрбия”, “Авылым каһарманнары”, “Туган ягымның гореф-гадәтләре” .

Укучылар иҗади эзләнү, тикшерүләр нәтиҗәсендә бик кызыклы, тирән мәгълүмат бирелгән эшләр белән таныштырдылар. Бөек ватан сугышы минем гаилә тарихында, үз авылларының геройлары, бөек шәхесләре, кызыклы йолалары, гореф-гадәтләрен яктырткан эшләр берәүне дә битараф калдырмады.

Конкурсны оештыручы өлкә милли-мәдәни автономиясе, Х. Ямашев исм. китапханә дип игълан ителсә дә, аның төп сәбәпчесе Әнвәр Рәшит улы Искәндәрев булды. Туган як тарихын өйрәнуче күп китаплар авторы Рәшит абый Искәндәревкә багышланган бу конкурс, Искәндәрев укуларына әйләнеп киләчәкле булыр дип өмет итәбез.

Светлана Әхмәтҗанова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*