tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбурның «Хөсәения» мәдрәсәсендә 27 нче чыгарылыш
Оренбурның «Хөсәения» мәдрәсәсендә 27 нче чыгарылыш

Оренбурның «Хөсәения» мәдрәсәсендә 27 нче чыгарылыш

20 июньдә Оренбурның «Хөсәения» мәдрәсәсендә 27 нче тантаналы чыгарылыш булып узды. Даны губерния чикләреннән еракларга таралган бу тарихи мөселман югары уку йорты 130 ел элек 1889-1890 уку елында атаклы сәүдәгәрләр бертуган Хөсәеновлар тарафыннан ачыла. Биредә татар халкының күренекле шәхесләре Ризаэтдин Фәхретдин, Сәгыйть Рамеев, Муса Бигеев, Сәгыйть Сөнчәләй, Шәриф Камал, Фатыйх Кәрими һәм башкалар мөгаллимлек иткән. Бу уку йорты диварларыннан татар, башкорт, казах халкының бик күп билгеле интеллигенция вәкилләре чыккан.

Халкыбыз мәнфәгатьләренә Хөсәеновлар васыять итеп калдырган бу дүрт катлы мәһабәт таш бинаны Оренбур аграр университетының агрономия факультеты били. Кызганычка каршы, озак еллар дәвамында барган сөйләшүләр, бирелгән вәгъдәләргә карамастан, бүгенге көндә дә тарихи мәдрәсә бинасы милләтебез карамагында түгел.
Оренбур Җәмигъ мәчетендә узган тантаналы чарага, мәдрәсә студентларын котларга губернатор Аппаратының эчке сәясәт буенча Идарәсе җитәкчесе Базаргали Ермеков, өлкә Закончыгару җыелышының милли, иҗтимагый, дини эшләр буенча комитеты рәисе урынбасары Дамир Фәхретдинов, уку оешмаларын лицензияләү һәм аккредитацияләү буенча өлкә мәгариф министрлыгы бүлеге башлыгы Дамир Сәлимов килгәннәр иде.

Бу уку елында мәдрәсәнең көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрен 46 студент тәмамлап чыкты, шуларның 25-е ир-ат, 21-е хатын кыз. Алар өлкәнең күп төбәкләреннән, шулай ук күрше Башкортостаннан да бар. Төрле яшьтә булган укуны тәмамлаучы шәкертләр, мәдрәсәгә килгәнче төрле вазифалар башкарганнар: 35 ел мәктәп директоры булып хезмәт куючы да, кадрлар бүлеге, бухгалтериядә эшләүче, хәтта банк хезмәткәре дә бар иде араларында. Аларның шатлыклы, якты йөзләрен күреп, мөгаллимнәренә, мәдрәсәгә карата әйтелгән җылы сүзләрен, төпле фикерләрен ишетеп, динебез, милләтебез, телебез өчен ихлас хезмәт итәчәкләренә шик калмый.
Тантанага районнарыбыз имамнары да килгән иде, чөнки нәкъ менә шушы чыгарылыш студентлары, хәзер инде дипломнар алгач – хәзрәтләребез, абыстайларыбыз алар карамагына, авылларыбыз мәчетләренә эшкә күчә.

“Хөсәения” мәдрәсәсен беренчеләрдән булып, 1991 елда тәмамлаган Переволоцки, Новосергиевка районнары имамы Әхмәт хәзрәт Әбүзәров, Төйлегән, Сакмар, Октябрьски районнары, “Хөсәения” мәчете имам-хатибы, зәкәт-хаҗ бүлеге җитәкчесе Руслан хәзрәт, Павловка поселогының яңа төзелеп килүче мәчете имамы, 30 ел гомерен хәрби диңгез авиациясе очучысы булып хезмәт иткән Фәнил һәм башка хәзрәтләрнең студентларга хәер-фатихаларын тыңлагач, Аллага шөкер, мәчетләребезгә халкыбызны тартырлык көчләрнең булуына чиксез куанычлы дулкынлану кичерәсең.

Оренбур өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әлфит Хәзрәт Шәрипов үзенең үгет-нәсыйхәтендә безнең уку йортын тәмамлаучылыр, “Хөсәения” мәдрәсәсе шәкерте дигән югары исемне йөртүчеләр, кайда гына булсалар да, йөзебезгә тап төшермәсләр, дип ышанам, диде.

Фәннур Гайсаров
Оренбур

Автор фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*