tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбурның татар кызчыклары
Оренбурның татар кызчыклары

Оренбурның татар кызчыклары

«Татар кызчыгы» конкурсы Оренбур өлкәсендә беренче ел оештырыла. Тәүгеләрләрдән булып бу эшкә Татар Каргалысының “Ак калфак” оешмасы алынды.Анда 5 кыз бала катнашты. Шунысы да үзенчәлекле: кызларның барысы да ярымфиналга үтте. Конкурсның кульминацион өлеше – Оренбурда көз айларында булыр дип көтелә.

Әлфинә Рәхмәтуллина , Илсинә Рәхимова , Эмилия Доздҗанова , Элиза Надыйрова һәм Лениза Рафикова – менә алар татар кызчыклары…
Конкурста 5 нәни кызчык 4 төрле номинациядә көч сынашырга тиеш була, дип сөйләде оештыручылар.

Авылның нәни гүзәлләре иң элек үз -үзләре белән таныштырудан башлады.
Кечкенә татар кызлары өчен милли конкурсларны татарлар яшәгән һәр төбәктә уздыру максаты тора. Оренбур өлкәсендә 150 меңләп татар яши,аларның 5 меңгә якыны өлкәнең иң зур татар авылы – Татар Каргалысында.
Бу гаилә бәйрәме, аны әзерләүдә бөтенесе-әти-әниләр, әби-бабайлар,авылдашлар да көч куя.

Кызларның чыгышлары классташларның, бер мәктәптә укучы балаларның номерлары белән үрелеп барды.

Балаларга гына түгел, ә ата-аналарга да тәрбия чарасы ул. Татар телен оныта барган яшь буынны милли тамырларга кайтару максатыннан оештырыла да инде бәйгеләр.
Бәйгедәге нәни кызлар татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләде. Җыр, бию, музыкаль инструментта уйнау, шигырь сөйләү…

«Татар кызчыгы» бәйгесе финалистлары аш-суда да осталыкларын күрсәтте, әниләре белән бергә пешергән татар халык ашларын да тәкъдим итте. Тамашачылар бәйгедә катнашучы кызчыклар сәхнәдә әтиләре белән вальс биегәннәрен аеруча ошатып, озак алкышлап торды.

Җиңүчене сайлау җиңел эш түгел, балалар, гаиләләр тырышып катнашты. Барысы да бу исемгә лаеклы иде. Аларның һәркайсы төрле номинацияләрдә җиңү яулады. Катнашучыларга дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Оренбурның “Ак калфак” оешма җитәкчесе Альбина Әбсәламова бүләкләрдән тыш, кызларга калфаклар да әзерләгән. Нәни гүзәлләрне сюрприз көтте.

Шулай итеп, 5 кызчык та Оренбурда үтәчәк ярымфиналга чыкыру алды. Гран – прины Эмилия Доздҗанова яулады, аңа көмеш алка да кидерделәр.
Кызларына әтиләреннән иң изге теләкләр яңгырады.

Әйе, киләчәктә тормышлары уң булсын, халкыбызның үрнәк кызлары булып үссеннәр.
Көз айларында «Татар кызчыгы» ның өлкә бәйгесенә әлеге 5 кызга өлкәнең төрле районнарыннан килгән нәни гүзәлләр кушылыр дип планнаштыралар.

Фирүзә Әпсәләмова

Оренбург

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*