tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Орскидан олы бүләк
Орскидан олы бүләк

Орскидан олы бүләк

Узган ел ахырында Орскидан шалтыраттылар, ул мәчеттә эшләүче Мәхмүт бабай булып чыкты. Әйе, мин аны шунда ук хәтерләдем – моннан биш ел элек Орскига баргач, җомга намазына Җәмигъ мәчеткә килгән идек. Намаздан соң, казах имамнары белән дә очраштык, заманында шушы шәһәрдә яшәгән һәм егерме беренче елгы ачлыкта биредә үлгән шагыйрь Дәрдмәнд рухына дога кылдык. Мөхәммәдсадыйк улы Мөхәммәдзакир Рәмиев үзе дә шушы мәчеткә намазга йөргән, яшәгән йорты якын булса да, мәчеткә тарантаслы яхшы атлар җигеп килә торган булган. Коръәнне моңлы итеп татар карты укыды, без сәдакаларыбызны һәм алып килгән бүләк китапларыбызны бирдек. Ак сакаллы бу бабайның исеме Мәхмүт хаҗи Бикмурзин икән, мин аңа үземнең телефон-адреслар язылган визит картамны да калдырдым. Һәм шушы визитканы табып, биш елдан соң Мәхмүт абзый миңа шалтырата, шаккатырлык хәбәр әйтә:

– Кызым, миңа инде 91 яшь… Үземдә сакланган кадерле әйберләрне урнаштырып каласым килә… Миндә ике капчык борынгы китаплар бар, биредә тапшырыр урын юк, музей да юк. Аларны Казанга бирәсем килә. Синең белән киңәшеп карарга булдым. Бер дә булмаса, үзем дә юлга чыгып китә алам, аякта йөрим әле мин…

Кышкы көндә ерак Ырынбур далаларыннан килгән бу аваз, бу хәбәр мине әллә нишләтеп җибәрде. Ике капчык борынгы китап! Бәһасыз милли хәзинә! Анда ниләр генә юктыр?! Инде теләсә кем кулына эләгеп, юкка гына чыга күрмәсен!

– Мәхмүт абзый, син ул китапларны беркемгә дә бирә күрмә, музейга да бирмә! Үзең дә мондый ерак юлда интегеп йөрмә. Мин Казан белән дә, Ырынбур егетләре белән дә үзем сөйләшермен, кил, апа, дисәләр, үзем дә юлга чыгып китәрмен, мин дә аякта йөрим әле.

Ни өчен Мәхмүт абыйга “музейга да бирмә”, дидем, чөнки моның сәбәбе бар. 2013 елда Орскига баргач, без шәһәрнең төбәк тарихын өйрәнү музеена да кердек, аларга Дәрдмәнд турында китапны бүләк иттек, үзләрендә татар тарихы буенча нәрсәләр барлыгы белән кызыксындык. Кызганычка каршы, бу музейда татарларга караган берничә фотодан кала, милләтебез тарихын чагылдырган экспонатлар юк иде. Югыйсә, Орскида татарлар аңа нигез салынган вакытлардан – 1735 елдан бирле яшиләр, аңа кадәр кала астында калган авылларда гасырлар буе көн күргәннәр. Әле егерменче гасыр башларында да Орски татар шәһәре саналган, биредә биш мәчет эшләп торган, тирә-юньдәге татар-башкорт авылларында аларның саны илледән арткан. Орскида заманында алтынчы татар байлары Рәмиевлар яшәгән, әйткәнебезчә, Дәрдмәнд монда иҗат иткән, Мирхәйдәр Фәйзи, Муса Җәлил биредә яшәгәннәр һәм эшләгәннәр. Мин инде бөтен шәһәрне, бу төбәкне үз кулларында тоткан татар байлары, сәүдәгәрләр-купецлар турында әйтеп тә тормыйм, аларның саны йөзләрчә! Һәм музейда шулар турында ник бер хәбәр булсын! Бу хакта музей хезмәткәрләренең үзләренә дә әйттек, алар запасникларда татарлар белән бәйле нәрсәләрдер барлыгын әйттеләр, әмма милли хәзинәбез күрсәтергә куелмаган иде. Әгәр Мәхмүт абый борынгы китапларны бу музейга тапшырса, аларны да “запасникта” юкка чыгу куркынычы көтә, дип борчылдым.

Мәхмүт абый белән шулай сөйләштек-киңәштек тә, мин хәстәренә керешә башладым. Башта Казанга, Милли китапханәнең борынгы кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллинга шалтыраттым, ул да бу хәбәргә бик сөенде. Аннан Ырынбур өлкәсенә, Татар Каргалысы авылына, төбәкнең милли лидеры һәм тарихчысы Әнвәр Искәндәровка шалтыраттым, теге вакытта Орскига да без бергә барган идек.

“Энем, үзем килеп алыйммы ул китапларны, үзегез берәр җаен табып Казанга озатасызмы?” дидем.

“Сез борчылмагыз, Фәүзия апа, китапларны үзебез Орскидан алып, Казанга баручы туристларыбыз артыннан биреп җибәрербез”, диде ул.

Казанга баргач, Милли китапханәнең директор урынбасары Ирек Һадиевка да бу хәбәрне әйттем, чөнки борынгы китапларны бирегә китерәчәкләр иде, бер-берләре белән аралашырга телефоннарын бирдем. Шулай итеп, Татар Каргалысы сәфәрчеләре, милли хәзинәне төяп, яңа елдан соң ерак юлга чыктылар, Кырлай-Сабаларны урап, Казанга да килеп җиттеләр. Һәм менә ул “ике капчык алтын” Милли китапханәдә! Айрат Заһидуллин миңа бу хакта сөенеп хәбәр итә! Һәм ул тиз арада бу китапларны һәм кулъязмаларны барлап, исемлеген төзи башлады, әзер булгач, аны миңа да җибәрде. Менә ул исемлек:

Оренбург өлкәсе Орск шәһәрендә яшәүче Мәхмүт ага Бикмурзин тарафыннан тапшырыла торган кулъязма һәм басма китаплар.
(2018 ел 10 гыйнвар)
№ Китапның авторы, исеме, чыгу мәгълүматлары Ничә данә Кулъязмалар:
1. Җыентык: хотбәләр, вәгазьләр, гарәпчә шигырьләр, хәдисләр. Татар телендә. Орск шәһәрендә Г.Мәгазый мәдрәсәсендә күчерелгән. 1906 ел. 1
2. Хроникаль язмалар. Татар телендә. Орск шәһәрендә Г.Мәгазый мәдрәсәсендә күчерелгән. 1906 ел. 1
3. Җыентык: Вәгазьләр, мөнәҗәтләр, догалар. Татар телендә. 1970 еллар. 1
4. Пәйгамбәремез васыятьнамәсе. Татар телендә. Сабар районы [Красный] авылында күчерелгән. 1936 ел. 1
5. Миниатюр догалык фрагменты. Гарәп телендә. XIX гасыр уртасы. 1
6. Мәүлид дәфтәре. Татар телендә. Күчерүчесе Рәхимҗан бине Габделвәли. 1380 һ./1960 ел. 1
7. Мөнәҗәт. Татар телендә. 1970 еллар. 1
8. Бәетләр. Татар телендә. 1960 еллар. 1
9. Мөнәҗәт. Татар телендә. 1960 еллар. 1
10. Мөһер үрнәкләре. Татар телендә. Гаишә Мәгазованыка. XIX гасыр ахыры. 1
11. Җыентык: 1. Әбҗәт-тапкырлау; 2. Корганнамә; 3. Имам Җәгъфәр Садыйк; 4. Фал китабы; 5. Җәдвәл;, 6 . Шәҗәрә фрагменты. Татар телендә. 1900 ел. 1
12. Мәҗмуга: Төрле хатлар күчермәләре; шәригать мәсьәләләрен яктырткан төрле язмалар. Татар телендә. Күчерүчесе Тимербулат бине мулла Ногман. 1898 ел. 1

  1. Максуди Әхмәдһади. Гыйбадәте Исламия: 4 җөзъэ. Җәмагать. – Казан, 1910. – 32 б. 1
  2.  Гыйбрәт вә шөкернамә мин әбъяте Әхмәдия. – Казан, 1906. – 16 б. 1
  3. Әүраде Фәтхия. – Казан, 1905. – 24 б. 1
  4.  Кисек баш китабы. – Казан, 1903. – 16 б. 1
  5. Шөрутес-салават. – Казан, 1910. – 16 б. 1
  6. Фикъһе Кәйдани. – Казан, 1906. – 16 б. 1
  7. Китабе шөрутес-салават. – Казан, 1892 – 16 б. 1
  8. Кырык хәдис китабы. – Казан, 1893. – 8 б. 1
  9. Китабе шөрутес-салават. – Казан, 1898 – 16 б. 1
  10. Китабе Бохарзадә. – Казан, 1880. – 24 б. 1
  11. Җәмигыль-хөтаб: гаед вә җомга хотбәләрен, гарәби вә төрки вәгазьләрне вә бәгъзы фазыйләтле айларда улан вәгазьләрне вә һәм васыять вә һөббә сурәтләрен мөшәттимәл улан китаптыр. – Казан, е.к.. – 168 б. – кулъязма өстәмә битләре бар. 1
  12. Иман рисаләсе. – Казан, 1906. – 48 б. 1
  13. Рисаләи фарзы гайн һәм дәгъват. – Казан, 1895. – 16 б. 1
  14. Догаи мөбарәк бәхет вә сәгадәтнамә ошбудыр. – Казан, 1897. – 8 б. 1
  15. Иман мәгънәсе вә һәм фазыйләтләре вә саваплары бәянындадыр. – Казан, 1896. – 32 б. 1
  16. Догаи кадехен-нур вә тәфсире әбҗәд. – Казан, 1898. – 16 б. 1
  17. Баруди Галимҗан. Әл-китабес-сани минәл-әрбәгыйнател-мөтәсилсиләт фил-хәдисел-мөнтәхәб минәс-синәнел-әрбәгыйн. – Казан, 1913. – 48 б. 1
  18. Таҗеш-шәрига Г. Китабе мохтәсарел-викая фи мәсаилел-һидая. – СПб., 1897. – 134+3 бб. 1
  19.  Мохтәсар иман. – Казан, 1881. – 16 б. 1
  20.  Зәбиров Чистапули, Х. Мөгаллиммел-гыйбадәт: 2 кыйсем. – Казан, 1904. – 44 б. 1
  21. Фикъһел-әкбәр. – Казан, 1903. – 40 б. 1
  22. Дәкаикыль-әхбар. – Казан, 1900. – 63 б. 1
  23. Бәлхи.М.Г. Гайнел-гыйлем вә зәйнел-хәлем. – Казан, 1903. – 76 б. 1
  24. Мөнбиһат төрҗемәсе. – Казан, 1905. – 79 б. 1
  25. Төхфәтел-мөлүк тәрҗемәсе төркичә / Ш.Г.Иминли тәрҗ.. – Истанбул, 1311 һ./1893 м.. – 91 б. 1
  26. Рабгузи. Кыйссасел-әнбия. / С.Ш. Казаклари. – Казан, 1914. – 479 б. – репрент басма. 1
  27. Сабирҗан бине Габделбәдигъ. Даирәи һиндия. – Казан, 1883. – 32 б. 1
  28. Мәҗмәгыль-ләтаиф. – Казан, 1894. – 36 б. 1
  29. Баруди Галимҗан. Китабе гокудес-сәляс: җөзъэ самин. – Казан, 1893. – 36 б. 1
  30.  Баруди Галимҗан. Мәгарифе Исламия: җөзъэ таэсигъ. Китабе мөгамәлят – Казан, 1896. – 48 б. 1
  31. Баруди Галимҗан. Сөаль вә җаваплы бәдел-мәгариф: җөзъэ сани. – Казан, 1903. – 16 б. 1
  32. Һәза китабе тәгълимел-мөтәгаллил. – Казан, 1897. – 32 б. 1
  33. Баруди Галимҗан. Нәмүнәи хисап. – Казан, 1891. – 24 б. 1
  34. Һәза китабе фәраизе төрки. – Казан, 1888. – 23 б. 1
  35. Әл-Эстәрлетамакый Х.М. . Китабе мифтахет-тәварих. – Казан, 1889. – 116 б. 1
  36. Саснави М.Г. Җамигы гакаидел-фәрракыль-наҗия. – Казан, 1891. – 27 б. 1
  37. Сабирҗан бине Габделбәдигъ. Даирәи һиндия. – Казан, 1883. – 32 б. 1
    Барлыгы: 49

Әйе, милләтнеке милләткә кайтты, Аллага шөкер! Гасырларның утлы елларын, инкыйлаб һәм сугышларын, ачлык һәм сөрген чорларын исән-имин кичеп, милләт уллары язган кадерле китаплар яңадан халкыбызга әйләнеп кайтты! Галимҗан Баруди, Әхмәдһади Максуди, Сабирҗан Габделбәдигъ, Эстәрлетамакый, Саснави, Чистапули китаплары, төрле елларда күчерелгән кулъязмалар, догалар, бәетләр һәм мөнәҗәтләр яңадан милләткә кайтты. Аларның күбесе 1880 – 1914 еллар арасында Казанда басылып чыккан, һәм яңадан Казанга кайтты, хәзер бу хәзинә белән Милли китапханәдә һәркем таныша ала.

Бу турыда хәбәрне Орскига шалтыратып, Мәхмүт абыйга да җиткердем, ул миннән дә болай шатланды. Мәхмүт абый 1927 елда Ырынбур өлкәсенең Зубачи авылында туган икән, гомер буе гади, авыр эштә эшләгән, механизатор булган. Дин иреге килгәч, 1991 елда Орски шәһәре мәчете каршындагы мәдрәсәгә укырга кергән, биш ел буе шунда белем алган, әйткәнемчә, хәзер шул мәчеттә эшли. Мәхмүт абый бу китапларны Орскидан гына түгел, тирә-як татар авылларыннан да җыйган булган. Мәхмүт абый совет заманында бабасыннан калган ике чемодан борынгы китапларны үз куллары белән зиратка күмүен әрнеп сөйләде, без дөньядан киткәч, аяк астында аунап ятмасыннар, дип шулай эшләдек, диде. Әйе, ул заманнарда күпме милли һәм дини хәзинә шулай җиргә күмелде, суга салынды, юк ителде… Хәзер дә кайбер кешеләр бу тиңсез байлыкны чормаларында сакласалар саклыйлар, алар анда юкка чыгып бетә, ә галимнәргә, китапханәләргә бирмиләр. Орскида яшәүче 91 яшьлек Мәхмүт хаҗи Бикмурзинның бу фидакарьлеге барыбызга да үрнәк булып торсын иде! Мондый китаплар галимнәр кулында, китапханәләрдә, архивларда булырга тиеш, алардан бар халык та файдалана алырга тиеш.

Ырынбур далаларыннан бу борынгы китапларның Казанга килеп җитүендә зур өлеш керткән Мәхмүт Бикмурзинга, Татар Каргалысыннан Әнвәр Искәндәровка, ул хәзинәне кышкы юлларда исән-имин Казанга китереп җиткергән сәфәрче-туристларыбызга, бу байлыкка Милли китапханәнең ишекләрен ачкан һәм кадерләп кабул иткән Ирек Һадиев һәм Айрат Заһидуллинга зур рәхмәтләребезне әйтәбез! Китап кадерен белгән милләт беркайчан да юкка чыкмаячак, бу байлыкны йөзьяшәр ил картларыннан башлап, яшь буынга кадәр күз карасыдай саклаячак һәм киләчәккә тапшырачак, ин ша Аллаһ! Орскидан килеп җиткән борынгы китаплар шуның ачык мисалы.

Фәүзия Бәйрәмова, язучы, тарих фәннәре кандидаты.
2018 ел, 16 гыйнвар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*