tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Оста куллар» күргәзмәсе
«Оста куллар» күргәзмәсе

«Оста куллар» күргәзмәсе

Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни оешмасы каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары берлеге тарафыннан оештырылучы кул эшләре остазларының шәхси күргәзмәсе старт алды. Әле яз аенда гына оештырылган бу җәмгыятькә Сургут шәһәрендә генә түгел, тирә – як шәһәрләрдә дә бик сокланып карыйлар. Бу җәмгыятьтәге ханымнарның кул хезмәтләре шәһәркүләм оештырылган бәйрәм кичәләрнең иң түреннән урын ала. Башка милләт вәкилләрендә дә бу төр кул эше “чигү” төренә мәхәббәт уята.
Күп гасырлар буе чигү көнкүреш һәм кием – салым бизәүнең аерылгысыз бер өлеше булган. Шуларны исәпкә алып безнең Сургут шәһәрендә яшәүче өлкән буын апаларыбыз бүгенгесе көндә бу өлкәдә бик актив эш алып бара.

Атлас тасмалар белән чигелгән мендәр тышлары, сумкалар, картиналар бүгенгесе көндә бик киң таралып модага кереп бара. Чигелгән картиналар темасы, башкару техникасы төрлелеге һәм осталык дәрәҗәсе белән аерым игътибар җәлеп итә.

Бу эшнең үз остасы, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучы Зәмзәмия апа Гамилова бу төр кул эшләнмәләренә бик күпләрне гашыйк итә алды. “Ак калфак җәмгыятенә йөрүче ханым, туташларның саны да бихисап артты. Әгәрдә безнең ” Оста куллар ” түгәрәгенә йөрергә теләүче ханымнар, туташлар бар икән без барыгызны да үзебезнең мөхтәриятта көтеп калабыз. Түгәрәкләр түләүле түгел. Ишекләребез хәрвакыт ачык!

Материал vk.com/tatar_surguttat сәхифәсеннән алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*