tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оста куллар җыелышы
Оста куллар җыелышы

Оста куллар җыелышы

Татарстанның Круглое Поле бистәсе мәдәният йортында «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы башлангычы белән Тукай районының оста куллар слеты узды. Анда Комсомолец, Круглое Поле, Яңа поселоклары, Әҗмәкәй, Ильбухтино, Иске Абдул, Калмия, Кнәз авылларының осталары үзләренең кул эшләрен алып килгән иде. Бәйләү, чигү, тегү, төсле салфеткадан, сәйләннән, капроннан, төрле җепләрдән бәйләп чәчәкләр ясау, төсле кәгазьдән искиткеч открыткалар иҗат итү, агачтан төрле мебель, картиналар, кызыл балчыктан савыт-саба, сыбызгылар, җепләрдән үреп ясалган курчаклар алып килгәннәр иде. Хәйран калырлык күпме осталар, күпме чын тылсымчылар бар икән бит районыбызда.

Әлеге оста куллар слеты да шуны раслый. Мондый чаралар үткәрүнең максаты – осталарның эшен күрсәтү һәм пропагандалау.

Слетка килми калганнар күпне югалттылар. Кибет-базарларга керсәң, җаныңа ни кирәк – шул бар. Халыкның йорт-җире дә ерып чыккысыз байлык белән тулган. Тик күңелгә нидер җитми. Җан җылысы, менә шулай кулдан эшләнгән, җылылык бөркелеп тора торган әйберләр җитмидер, бәлки. Слет байтак талантларны җыйган иде.

Резеда Гарипова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*