enrutat
Баш бит / Өянкеләр һаман шул икән лә…
Өянкеләр һаман шул икән лә…

Өянкеләр һаман шул икән лә…

Башкортстанның Гафури районы Бурлы авылында тәүге тапкыр “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме узды.

Милли бәйрәмебез Сабантуйны хәтерләткән бу тантанага биредә яшәүчеләр генә түгел, ә Бурлыда туып-үсеп бүгенге көндә чит якларда көн күрүчеләр дә кайтты. Бәйрәмгә алдан ук ныклы әзерлек алып барылган, урамнар, ишегаллары тазартылган, йорт-куралар төзекләндерелгән иде. Авыл халкы кунакларны якты йөз һәм матур тирә-як белән каршы алырга тырышты.

Авыл хакимияте башлыгы Азат Хәйретдинов, Бурлының игелекле улы, горурлыгы, шушы чараны оештыруда башлап йөргән ветеран Габдулла Абдрахманов, милли киемнәрдәге кызлар, гармунчы егетләр кунакларны авыл башында ук каршы алды. Аннары дәрәҗәле делегация мәктәпкә юл тотты. 1977 елда салынган уку йортына быел капиталь ремонт үткәрелгән: ишек-тәрәзәләр, идән алыштырылган, тышкы яктан матур итеп тышланган. Ремонтка 14 миллион сумнан артык акча юнәлтелгән. Мәктәп директоры Равил Солтанморатов билгеләвенчә, бүген биредә 191 укучыга 27 укытучы белем бирә.

Мәктәп янында 25 балага исәпләнгән балалар бакчасы гөрләп тора. Авылда медпункт, почта бүлекчәсе, мәдәният йорты эшләп килә. Үзешчән артистлар төркеме “Халык театры” исеменә лаек булган. Мәдәният йортында фольклор, бию түгәрәкләре ачылган. Хаклы ялдагы хатын-кызлар “Ахирәтләр” клубы оештырган. Бай фондлы китапханә дә халык арасында бик популяр.

Шушы җирдән, шушы туфрактан без. Авыл үзе дә бай тарихка ия. Ул 1750 елларга барып тоташа. Шулвакыт Ырынбур губернасыннан Ишмө­хәм­мәт белән Мирас исемле ке­шеләр Баембәт авылы башкортларыннан берничә кадак шикәр, берничә әчмуха чәйгә 1820 дисәтинә җир сатып алып, килеп утырган. Ә Баембәт халкы җирләрне сатарга риза булган. Ишмөхәм­мәт белән Мирас башта ук игенчелек белән шөгыльләнә башлаганнар. Ярдәмче ху­җалыкта мал да асраганнар. Бер­сенең улы, икенче­сенең кызы туып, кода булышканнар. Әкренләп хуҗа­лыклар арта, авыл зурая барган. Бу елларда мәчет салырга уйлашсалар да, авылда 40 йорт булмый торып, мәчет төзергә рөхсәт булмаган. Шуннан соң 500 сум түләү шарты белән Казан губернасыннан күчеп килгән 28 хуҗалыкка авылга күчәргә рөхсәт бирелә.Авыл зурайган саен, урман киселә барган, елганың ике ягында да йортлар салынган. 1917 елда 27 хуҗалыктан торган Яңа Бурлы авылы бүленеп чыккан. 1920 елда халык санын бер авыл итеп күрсәтәләр. Бу вакытта 234 йортта 1254 кеше яшәгәнлеге билгеле.Бурлы авылы илебез өлешенә төшкән бөтен авырлыкларны да кичергән. Утызынчы елгы колхозлашу еллары, дәһшәтле Бөек Ватан сугышы еллары… Менә 1927 елгы Хәят Якупованың истә­лекләре: “Хатын-кыз, бала-чага авыр эшкә җигелде. Атлар, үгезләр арык, кеше­ләр үз сыерлары белән җир сөреп иген чәчте. Утау, уру-сугу эшләре кул белән башкарылды. Бер кеше 700-1000 көлтә бәйләр иде. Мин үзем дә 600-700 көлтә бәйләдем. Шул көлтәләрне кыш көне суга идек. Аларны молотилка белән 8-9 кыз кулдан-кулга бирә идек. Яз көне хатын-кызлар Бакрактан иңнәренә төяп орлык ташыды. Чөгендерне көрәк белән казып, Аккүл стан­циясенә илттеләр. 1942-43 елларда 45-47 градуска кадәр салкыннар булды, өстәвенә халыкны ачлык-ялангачлык, авыр эш җә­фалады. Колхоз игенен өл­гереп җитмәс борын яланда әвендә киптереп, дәүләткә тапшыра бардылар. Колхозчыларга һәр йортка задание бирелде: 200 килограмм сөт, 120 данә йомырка, 8 килограмм кипкән бәрәңгене дәүләткә бушлай тапшырырга тиешсең. Ачлыктан үлүче кешеләр дә булды. Кешеләр яз көне кар астында калган башакларны ашап, агуланып үлде. Ач-ялангач килеш авыр эшләрне җигелеп тарту, фронтка икмәк үстерү, барысы да хатын-кызлар һәм яшүсмерләр иңенә төште. Бурлы авылында 1928 елда туганнар 28 кеше иде. Күпләре бүген якты дөньяда юк инде…

”Сез — Бурлының горурлыгы   Әйе, ул вакытлар мәңге кире кайтмасын, дип тели бүген Бурлы халкы. Әлеге бәйрәмдә дә күпләрнең авызыннан: сугыш кына чыга күрмәсен, калганын җиңәр­без, дигән сүзләр еш ишетелде.Бурлы авылы республикага байтак күренекле шәхесләрне биргән. Биредә берничә фән докторы һәм кандидаты, күренекле табиблар, укытучылар, югары дәрәҗәгә ирешкән җитәк­челәр тәрбияләнгән һәм төпле белем алган. Авыл эшчән, уңган, укымышлы кыз-егетләре белән хаклы рәвештә горурлана. Мәсә­лән, Башкортстан дәүләт университеты профессоры, академик Габделхак Халиков, техник фәннәр докторы Әхмәт Сафин, республика­ның торак-коммуналь хуҗа­лык министрының элекке беренче урынбасары Марат Шәймәрданов, опера һәм балет театры җырчысы Олег Килмөхәммәтов һәм башкалар. Аларның күпче­леген авыл халкы тик яхшы сүзләр белән искә ала.— Мәчетебездә дини бәйрәмнәр, йолалар үтәлеп килә. Ул 2002 елның ок­тябрендә 1936 елда җиме­релгәне урынында ачылды. Авылдашыбыз Камил Әми­нев бик күптән мәчет төзү турында уйлап йөри иде. Энесенең изге ниятен апасы Рәсимә ханым башкарып чыга. Мәчет төзе­лешенә бик күп кеше ярдәм итте. Әйтик, Фларис Хәкимов аның исәбенә 2 мең доллар акча күчерде, — ди Габдулла Абдрахманов. Авылдашлары Марат Шәймәрдановка да бик рәхмәтле. Ул фронтта һәлак булган әтисе һәм сугыштан кайта алмаган авылдашлары хөрмәтенә мәдәният йорты алдында обелиск төзетә. Мәрмәр ташка сугышта һәлак булган яугирләр исемнәре уеп язылган. 2007 елда авылга газ үткәрүдә, газ торбаларын алыштыруда да Марат Шәймәр­дановның ярдәме зур була. Ел саен Җиңү бәйрәмендә ул авылдашларына бәйрәм оештыра, сугыш һәм тыл ветераннарына зур бүләк­ләр әзерли. Марат Хәлил улы бәйрәмгә дә кайткан иде.— Балачагым шушы авылның хәтфә үләннә­рендә тәгәрәп үтте. 7 сыйныфны тәмамлагач, Ишембайдагы нефть техникумына укырга кердем. 28 ел анда яшәдек. Авиация институтын читтән торып тәмам­лаганнан соң, 1981 елда Уфага күчер­деләр. Бик күп вазыйфалар башкарырга туры килде, 1991 елдан 2001 елга кадәр республи­каның торак-коммуналь министры урынбасары булдым, — диде ул.Тагын бер зур кунак Фәния апа Тәүхетдинова да балачагын күз яшьләре аша хәтерләде. Әниләре бик яшьли җир куенына керә. Бу вакытта дүрт баланың берсе булган Фәниягә 7 генә яшь була. Тик миһербанлы апалары аларны читкә җибәрми, үзе тәрбияли. Фәния апа мәктәпне бетер­гәннән соң Уфа нефть институтын тәмамлаган. Хезмәт юлын “Аксаковнефть”тә башлаган, 25 ел фәнни-тикшеренү институтында проектлаучы булып эшләгән.

Ә менә, әйткәнебезчә, шушы бәйрәмне үткәрүгә күп көч салган Габдулла абый Абдрахманов бәхетен шу­шы авылда тапкан. Ул Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, колхозда инженер-механик булып эшләгән. Мәктәптә физика укытырга чакырылгач, Стәр­летамакта тагын бер югары уку йортын бетергән. Авыл Советы рәисе йөген тарткан. Бурлыдагы социаль объект­ларның күпчелеге аның тырышлыгы белән төзелгән. Авыл тарихын аннан да яхшырак белгән кеше юк та.— Мин авыл Советында эшләгәндә бөтен авыллар­ның исемен ачыклау турында күрсәтмә килде. Безнең авыл Бурлы дип язылды, ә чынында Бурлыташ бит ул. Елгадан алынган ташны яндырганнар да буры белән өйләрне бурлаганнар, шуннан калган Бурлыташ дигән исем. Мөмкинчелек бар иде югыйсә Бурлыны Бурлыташ итеп үзгәртергә, вакытында баш эшләп җитмәгәндер инде. Менә күрше авылны да Кормантау диләр. Ул бит Корбантау булырга тиеш. Элек ата-бабаларыбыз шу­шы тауда корбан чалган, — дип искә ала киләсе елга 80 яшен тутырачак Габдулла абый.Авылда Сабировлар гаиләсен дә зур хөрмәт белән телгә алалар. Анда тәрбияләнгән биш бала да илгә лаеклы гражданнар булып үсә, эшләгән урыннарында ихтирам казана. Әйтик, Мәхмүт — табиб, Хәләф — газ өлкәсендә фәнни ачышлар ясаучы галим, Марс — атказанган нефтьче.— Мәктәпне тәмамлап, армиядә хезмәт итеп кайткач, Уфа нефть институтында укыдым. “Татнефть” оешмасында эшләдем. Көн­батыш Себер буенча идарә җитәкчесенең урынбасары дәрәҗәсенә җиттем. Чит илләрдә дә эшләргә туры килде. Мәктәбебез көчле булды, укытучыларга зур рәхмәт, алар безгә канат куеп, олы юлга чыгарды. Авыл халкы да һәрвакыт тату, бердәм булды, — ди Марс абый. Геройлар шундый җирдә туа.

Бурлы авылыннан фронт­­ка киткән 237 кешенең 120се сугыш яланында ятып кала. Ләкин ул тәмам­ланганга 70 елдан артык вакыт үтсә дә, дөньялар һаман тыныч түгел. Авылдашлары Фәрвәт Якуповның язмышы шушыңа ачык дәлил. Бәләкәйдән офицер булырга хыялланган егеткә Әфган­станда да, Чечняда да булырга туры килә. 1992 елда “ТУ-154” самолетында террорчыны коралсызландырып, 120 кешене үлемнән коткара ул. 1995 елның августында Русия Президенты Борис Ельцин хәрби бурычын үтәгәндә күп тапкырлар каһарманлык күрсәткәне өчен Фәрвәт Якуповка Русия Герое исемен бирү турында Указга кул куя. Бурлының батыр улы алган яраларыннан 2008 елда вафат була. Авыл мәктәбендә Геройга багышланган тактаташ куелган.Соңгы елларда авылның йөзе танымаслык булып үзгәргән.

Басуларда иген гөрләп үсә, ферма маллар белән тулы. Монда, әлбәттә, биредә эшләп килүче “Урожай” крестьян хуҗалыгы рәисе Мәҗит Хисамет­диновның өлеше зур. Бүген хуҗалыкның 7692 гектар җире, 17 тракторы, 11 автомашинасы, 11 комбайны бар. “Урожай” авылдашларын эш белән тәэмин итә. “Гафури сөте” кооперативы үзенең эшен башлап җибәргән. Кайчандыр авылга килгән беренче тракторны куркып һәм шомланып каршы алган кешеләрнең оныклары 2-3 җиңел машинага ия.Бу көнне Бурлының олысы-кечесе, кайткан кунаклар авыл читендәге аланга ашыкты. Яңгыр сибәләп торуына карамастан, алар матур итеп күңел ачты, күптән күрешмәгән авылдашлары белән очрашты, хатирәләре белән уртаклашты. Чараның рәсми өлешендә ерактан кайткан кунакларга да, туган авылларында көн итүче­ләргә дә сүз бирелде. “Урожай” колхозы хезмәт алдынгыларын, ветераннарны бүләк­ләде. Бүләкләр район ха­кимиятеннән дә булды. Чара үзешчән сәнгать оста­ла­рының җыр-моңнары, бию­ләре белән үрелеп барды.Бәйрәмдә биредә туып- үскәннәрнең шәҗәрәләрен барлау да оештырылды. Күп кенә авылдашлар үзләренең нәсел агачын әзерләгән. Шулай итеп бәйрәм барышындагы чыгышларда шәҗәрә­ләр, авыл тарихы хакында кызыклы мәгълүматлар да бирелде. … Кайтыр якка кузгалганда ялан өстендә “Өянкеләр һаман шул икән лә, кычыт­каннар һаман шул икән…” дигән җыр яңгырый иде. Аны Себер якларыннан кайткан Илдус Абдрахманов саксофонда уйнап башкарды, аңа скрипкачы кызы Ләйсән белән яландагы барча кеше кушылды. Күбе­сенең йөзен­дә яңгыр тамчылары белән бергә күз яшьләре дә җе­мелди иде. Туган авыллары өчен горурлык һәм шатлык яшьләре иде алар.  

Резеда ГАЛИКӘЕВА,
Гафури районы.

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*