tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Озын толымлы татар кызы турында New York Post Америка газетасы язган
Озын толымлы татар кызы турында New York Post Америка газетасы язган

Озын толымлы татар кызы турында New York Post Америка газетасы язган

Озын толымлы татар кызы Алия Насыйрова турында Америкада New York Post  газетасы язган.  Алия “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ничек танылуы турында сөйләде.

“Мин – татар кызы. Әмма, кызганычка каршы, татар телен белмим. Бүгенге көндә мин Словакиядә Братислава шәһәрендә яшим. Мин – рәссам-график һәм иллюстратор”, – диде ул.

Алия толымының озынлыгы чама белән 240 см булуын әйтте. “Минем чәчләр махсус тәрбия таләп итми. Башка кеше нәрсә эшли, мин дә шуны ук эшлим: чәчләремне юам, киптерәм һәм тарыйм. Чәчләрне мин атнага бер генә тапкыр юам һәм көн саен 40 минут тарыйм. Фен кулланмыйм, шуңа күрә югач, чәчләрем көне буе кибә. Элегрәк әни ярдәм итә иде, хәзер барысын да үзем эшләргә өйрәндем. Минемчә, кызлар табигатьтән бирелгән чәч белән яшәргә тиеш. Үзеңне яратырга һәм булган әйбереңә рәхмәт әйтеп яшәргә кирәк. Мода артыннан куарга кирәкми”, – диде ул.

Кыз чәчләрен 20 елдан артык үстерүен сөйләде. “Толымнарым, берсүзсез, вакыт, көч һәм билгеле бер карау чаралары таләп итә. Хәзерге вакытта мин чәч тәрбияләү әйберләренә акча тотмыйм дисәң дә була”, – диде ул.

Алиянең сүзләренчә, аңа көн саен Җир шарының төрле почмакларыннан җылы сүзләр килеп тора. “Беркайчан да минем чәч толымнары белән видеолар бөтен дөнья буенча миллионлаган карау җыяр дип уйламадым. Минем толымнар турында массакүләм инглиз көндәлек газетасы Daily Mail, Америка газеталарының иң зурларының берсе New York Post, Британия таблоиды The Sun язды. Миңа көн саен Җир шарының төрле почмакларыннан яхшы һәм җылы сүзләр килә.  Мин кешеләрне рухландыра алам икән бит”, – диде татар кызы Алия Насыйрова.

Динә Йосыпова

“Татар-информ” 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*