tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пандемия һәм сәрдә
Пандемия һәм сәрдә

Пандемия һәм сәрдә

Бар дөньяны чолгап алган куркыныч авыру таҗвирус COVID-19 вакытында
кечкенә генә авыл – Сасмактагы картлар йорты ни хәлдә соң?

Карантин
– Таҗвирус COVID-19 пандемиясе 65 яшьтән олырак булганнар өчен аеруча
куркыныч булу сәбәпле, Киров өлкәсе Социаль үсеш министрлыгы Сасмак
авылындагы геронтология бүлеген 20 апрельдән карантин шартларында эшләү
режимына күчерде, – диде Нократ Аланының халыкка социаль ярдәм күрсәтү
буенча комплекслы үзәк директоры Ольга Анатольевна Щелконогова.
Сасмак авылы картлар йорты хезмәткәрләр территориядән чыкмый эшли,
карантин вахтасындагылар ике атнадан ике атнага алмашынып торалар.
Икенче вахтада эшләүчеләр белән телефон аша аралашып алырга мөмкинлек
булды. Башта геронтология бүлегеннән үзләре элемтәгә чыкты.

– Исәнмесез, мин Венера Исрафилова, Сасмак картлар йортында эшлим. Бездә
Иске Пенәгәр авылыннан Нәзирә апа Гыйләҗева яши, инде урын өсте ята.
Сез, берничә ел элек, “Дуслык” газетасында буыннар авыруыннан ярдәм итә
торган сәрдә үләне турында язган булгансыз. Нәзирә апа шул үләнне кайдан
табып була микән дип кызыксына, кесәсеннән сезнең телефон язылган кәгазь
кисәге алып бирде, шуңа сезгә мөрәҗәгать итәм, – диде ул.
Сәрдә, русчасы сныть, турында, чыннан да язган идем. Сәрдә урман
кырыйларында, ачык аланнарда үсә торган күпьеллык үлән. Элек-электән аны
кул-аяк сызлаулардан кулланганнар. Сәрдә үләне файдасы турында бер ханым
сөйләгәннәрне “Дуслык”та бастыргач, нинди үлән ул, кайда үсә дип, шулай,
Нәзирә апа кебек, мәкалә чыкканга инде шактый вакыт үтсә дә, һаман
кызыксынучылар бар.

Икенче вахта
Венера ханыма бик зур рәхмәт. Нәзирә апа үтенечен үтәү картлар йортында
эшләүчеләрнең үз тәрбиясендә торучыларгы карата никадәр игътибарлы
булуны күрсәтә. Карантин сәбәпле вахта алымы белән эшлисе була дигәч тә
каршы килүчеләр булмый. Вахта алымы – ул өйгә кайтмый эшләү. Куркыныч
вирус геронтология бүлегенә читтән үтеп кермәсен өчен, алар шунда яшәп
эшлиләр. Ә алар барысы да авыл җирендә тора, мал тота, бакча эшләре
вакыты җитте.
– Ундүрт көнгә дип өйдән чыгып киттем инде, – диде Венера ханым,
үзегезнең хәлләр ничек соң дип сорашкач. – Өйдә бройлер чебиләр, үгез,
ат, кәҗә һәм башкасы бар, мал-туарны ирем карап тора, нишлисең. Таҗвирус
картлар йортына кермәсен дип, карантинның бар шартларын үтәп, беркая
чыкмый, беркем белән күрешми-аралашмый эшлибез. Гадәттән тыш бу режимга
тиз ияләндем, чөнки өйдәгеләр өчен тыныч, иремә рәхмәт.
Икенче вахтага җаваплы кеше итеп медицина хезмәткәре Гөлшат ханым Руфина
билгеләнгән.

– Пандемия вакытында олы яшьтәгеләр өчен тулы изоляция булу бик мөһим, –
диде ул. – Тулы изоляция беркем чыгып- кереп йөрергә тиеш түгел дигәнне
аңлата. Тиешле санитар нормаларны үтәүгә барыбыз да бик катгый карыйбыз,
геронтология бүлегендә яшәүчеләр һәрберсе безгә кадерле. Атнага ике
тапкыр азык-төлек китерелә, ипи көн саен. Бар продукция упаковка белән,
аларны тыштан санитар норма таләп иткәнчә эшкәртәбез. Шулай ук бар
документлар да эшкәртелә. Без бер коллектив булып ярдәмләшеп, бердәм
эшлибез. Исемләп китик: Венера Исрафилова ашарга пешерә, Гүзәл Хаҗиева
кулында бар хуҗалык, норма белән азык-төлек биреп тору аңа йөкләнгән,
Гөлшат Корбанова белән Гөлсия Әлмөхәммәтова санитаркалар, Рәшит
Бәзгытдинов белән Рамил Динмөхәммәтов каравылчылар. Геронтология мөдире
Роза Нургали кызы белән һәрвакыт элемтәдә, бар нәрсә белән ул тәэмин
итә. Ул безнең янга керә алмый, эшенә бик җаваплы карый торган кеше
буларак, әлбәттә, барысы өчен борчыла.

Очраклы кешеләр юк
Бу язманы әзерләгәндә Сасмак геронтология бүлеге мөдире Роза Нургали
кызы Хәйретдинова өченче вахта группасын туплау белән шөгыльләнә иде.
– Хезмәткәрләрнең барысы да хәлнең никадәр җитди булганлыгын аңлый. Ике
атна өйгә кайтмый эшлисе булса да, беркем дә каршы килми. Геронтология
бүлегендә эшләүчеләрнең һәрберсе белән горурланам. Коллективта очраклы
кешеләр юк, барысы үз вазифасын намус белән башкара. Һәрберсенең
гаиләсенә аерым рәхмәт. Йорттагы бар эшне, ә авыл җирендә аның иге-чиге
юк, җитмәсә, яз, бакча эшләре башы, өй эчендәгеләр үз өстенә алып кала.
Барысына иминлек, гаилә бәхете телим, тормышлары мулдан, көннәре
куанычлы булсын.

Сәрдәне үзегез утыртыгыз!
Нәзирә апа Гыйләҗева сораткан сәрдә үләненә килгәндә, Түбән Тойма авылы
өстендәге тауда үсә торган чикләвек урманы кырыенда күп ул. Шулай ук
шәһәр паркында да бар, Нократ Аланы Ленин, Школьная урамнары
скверларында күренә. Таныр өчен аны бер күреп, ашап карарга кирәк. Үз
тәме, башкалар белән бутамый торган тәмле генә үз исе бар.
Элек, кыштан соң сәрдә үләне чыкканын зарыгып көтеп алганнар. Русча
хәтта “дожить до сныти” дигән әйтем бар. Ачлы-туклы кыштан аяксызланып
чыккан сыерларга иң беренче чиратта сәрдә җыеп ашатканнар. Берничә ел
элек “Дуслык”та чыккан язмада сәрдә белән дәваланып аякка баскан бер
хатын турында әйтелгән иде. Сугыштан соңгы елларда ул Нократ Аланы
машина төзүчеләр заводында сал тотуда эшли. Гел салкын суда торып эшләп
аның аяклары бетә. Йөри алмый башлап авылына кайтып егылгач, ул, шуышып
урман буена барып, шул үләнне ашый торган була. Сәрдә үләне Нәзирә апага
да файдага булсын.

Сәрдә дару үләне буларак буыннар авыруыннан башка бик күп чирләрне
дәвалау өчен кулланыла. Сәрдә чүп үләне кебек әрсез, Сасмак картлар
йорты тирәсендәге территориядә аны үстереп була. Үрчетеп җибәрү өчен
хәзер уңай вакыт – яз.
Сәрдә чәе иммунитетны күтәрү өчен дә бик файдалы, бүгенге пандемия
вакытында бик актуаль тема. Сәрдә чирләргә пәрдә булсын!

Шәмсия ХӘЛИМОВА.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*