tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Панкратион белән шөгыльләнүчеләр сынатмадылар
Панкратион белән шөгыльләнүчеләр сынатмадылар

Панкратион белән шөгыльләнүчеләр сынатмадылар

Башкортстан башкаласы  Уфа шәһәрендә узган панкратион буенча   спорт ярышларында катнашып  беренче урын яулап, диплом һәм алтын медаль  белән бүләкләнеп  кайткан  Радик Айтняков Тубыл шәһәренең беренче мәктәбендә тугызынчы сыйныфта укый. Ул бу спорт  юнәлеше белән бишенче ел шөгыльләнә. Уфада узган ярышларды шәһәрнең “Сибиряк” спорт клубыннан  Андрей Сабаров җитәкчелегендә барган 13 кеше катнаша. Россия күләмендә узган панкратион  буенча  ярышларда катнашып кайткан Радик Айтняков тәэсирләре белән уртаклашты.

победитель“Россия беренчелеген  яклау өчен  җыелма команда булдыру максат белән оештырылган ярышларда  300 спортчы  илебезнең 28 регионыннан килгән иде. Бергә-бер көрәштә катнашучы спортчылар көчле булды. Әйтергә кирәк, быел җиңү безгә җиңел бирелмәде. Безнең шәһәрдән Илдар Сәитмаметов, Владимир Токов (18 яшьтән) категория спортчылары белән ярышып җиңү яуладылар, алар да алтын медальләр белән  бүләкләнделәр. Сәгыйт Ниязов икенче урын, Дамир Карымов –өченче урын, Равил Галиев –бронза медален яулап алдылар. Төмән өлкәсен яклаучы  шәһәр  спортчылары алты медаль алып кайтты. Мин Чиләбе, Татарстан, Карачай-Черкес спротчылары белән көч сынаштым. Аларны җиңгән өчен медаль һәм диплом белән бүләкләндем. Бергә-бер көрәш ике бүлектә узды: фул-контакт, семи –контакт. Россияның төрле төбәкләреннән  14-19 яшьлек катнашучы  егетләр ярышларга зур әзерлек белән килгәннәр иде. Көзен Анталияда узачак, Россиядан Дөнья беренчелеген яулау командасына мин эләкмим, чөнки яшем кече, шулай булса да,  безнең егетләр сынатмауларына ышанам. Әзерләнү  өчен әле вакыт бар,” – дип сөйләде көрәшче.

Радик Айтняков  15 яшендә генә булса да,  соңгы биш елда, төрле дәрәҗәдә узган ярышларда катнашып  20 мәртәбә – 1 урынга, 8 мәртәбә –икенче урынга, 2 мәртәбә –өченче урынга лаеклы була.  Панкратион юнәлешендә шөгыльләнүчеләр җитез, максатчан, алар  көн саен  мәктәптән кайтуга спорт залына йөгереп киләләр, күнекмәләр эшлиләр. Чыдамлык, үҗәтлек, тырышлык һәм тәртип таләп иткән панакратион элек Олимпия уеннарына кертелгән булган, ә бүген замана ярышларына әверелгән популяр спорт юнәлешенең берсе рәсми рәвештә спорт көрәше булып санала. Радик әйтүенчә, панкратион белән күәтле, көчле кешеләр шөгыльләнә. Ул: “Коралсыз сугышта да үзеңне, гаиләңне, туган илеңне якларга  ир кеше әзер булырга тиеш. Панкратион юнәлешендә шөгыльләнүчеләр самбо, дзюдо, каратэ традицияләрен саклыйлар, өйрәнәләр, беләләр. Панкратион рәсми спорт ярышлары Федерациясенә кертелгән,” – диде.  Спорт яраткан егет мәктәптә дә “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә укый. Якыннары, сыйныфташлары җиңү яулап кайтучыларны котлап, киләчәктә дә  уңышлар теләделәр.

Римма Умитбаева, Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*