tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Парижда Равил Бохараевны искә алалар
Парижда Равил Бохараевны искә алалар

Парижда Равил Бохараевны искә алалар

12 майда Парижда “ИМКА-Пресс” китап кибетендә “Равиль Бухараев: Грани творчества” дип исемләнгән әдәби кичә үткәреләчәк. Кичә рус телендә алып барылачак. Аны Франциянең “Диалогические перспективы” ассоциациясе, “Европа татарлары” альянсы һәм “ИМКА-Пресс” нәшрияты оештыра.

Кичәдә шагыйрьләр һәм язучылар Равил Бохараевның Россия, Татарстан һәм башка илләр әдәбиятына керткән өлеше турында сөйләячәк. Аның шигырьләре һәм проза әсәрләреннән өзекләр яңгыраячак. Кибеттә Р.Бохараевның төрле телләрдә басылган китапларыннан стенд оештырылачак. Кичәне Равил Бохараевның җәмәгате булган һәм танылган рус шагыйрәсе Лидия Григорьева (Лондон) һәм шагыйре Александр Радашкевич (Париж) алып барачак.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*