tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Парижда Рудольф Нуриев каберен татар диаспорасы яд иткән
Парижда Рудольф Нуриев каберен татар диаспорасы яд иткән

Парижда Рудольф Нуриев каберен татар диаспорасы яд иткән

Парижда гомер итүче милләттәшләр татарның дөньякүләм танылган биючесе һәм балетмейстеры Рудольф Нуриевның каберен кичә яд иткән. Гомеренең соңгы елларын, 1983 елдан, Рудольф Нуриев (1938 елның 17 марты, Иркутск — 1993 елның 6 гыйнвары, Париж) Франциядә уздырганлыгы мәгълүм.

Парижның көньягындагы Сент-Женевьев-Де-Буа рус зиратында Рудольф Нуриевның рухына багышлап дога кылынган. Р.Руриевның кабере исә яңа өзелгән чәчәкләргә төренеп, бик пөхтә тора – биюченең дуслары һәм иҗатына мөкиббән китүчеләр аны шулай карап тота.

Татарлар ул көнне илебезнең танылган шәхесләренең каберләренә дә барган, аерым алганда, Андрей Тарковский, Александр Галич, Иван Бунин һәм башка мәдәният әһелләренекенә, дип белдерә ТРның ватандашлар мәсьәләләре буенча Франциядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Ришат Сабитов.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*