tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Парижда татар Сабан туе узачак
Парижда татар Сабан туе узачак

Парижда татар Сабан туе узачак

Франция һәм Татарстан башкалалары арасында туризм өлкәсендә төзелгән килешү кысаларында, Парижда татар милли бәйрәме – Сабан туе узачак. Бу хакта Казан хакимиятендә үткән “эшлекле дүшәмбе” җыелышында башкаланың Туризмны үстерүгә ярдәм итү комитеты җитәкчесе Дарья Санникова хәбәр итте.

“Париж белән Казан арасында туризмны үстерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу һәм хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды. Хәзер башка илләрнең башкалалары белән дә шундый ук хезмәттәшлек урнаштыру өстендә эшлибез, мәсәлән, Милан, Барселона кызыксындыра. Франция башкаласы Парижда Сабан туе оештырырга ниятлибез. Милли бәйрәмнең вакыты һәм катнашучылар исемлеген соңрак хәбәр итәчәкбез”, – дип билгеләп үтте Дарья Санникова.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*