enrutat
Баш бит / Павел Шмаков: “Безнең мәктәпкә татар мәдәниятен сакларга омтылган кызыклы кешеләр кирәк!”
Павел Шмаков: “Безнең мәктәпкә татар мәдәниятен сакларга омтылган кызыклы кешеләр кирәк!”

Павел Шмаков: “Безнең мәктәпкә татар мәдәниятен сакларга омтылган кызыклы кешеләр кирәк!”

СОлНЦе (Специализированный Олимпиадно-Научный Центр) мәктәбен белмәгән кешеләр Казанда сирәктер. Моның сәбәбе, беренчедән, мәктәптә татар теле дәресләрен элеккечә, тулы көченә укытыр өчен айлар, еллар буе мәхкәмәләр юлын таптаган директор Павел Шмаков. Әлеге шәхес татар дөньясына шактый ук таныш һәм бик тә үз.

Икенчедән, СОлНЦе мәктәбе даими рәвештә төрле хәйрия ярминкәләре, түгәрәкләр, бәйрәмнәр үткәреп килә. Үз укучылары өчен генә түгел – килергә, катнашырга теләгән бөтен балалар һәм әти-әниләр килә, ”үзләренеке” белән беррәттән, мәктәп чараларында катнаша ала. Һәм болар барысы да – түләүсез! 7 апрельдә шундый чараларның чираттагысы – Мавыктыргыч фән лабораторияләре (ЛУНа — Лаборатории Увлекательной Науки) булды. Ул көнгә күптән бүтән җиргә барырга билетлар алынган булгач, СОлНЦедагы ЛУНада бу юлы катнаша алмадык. Вконтактеда фотолар карап, “СОлНЦеда нинди мавыктыргыч, күңелле, дустәнә вакыйга бездән башка гына үткән икән бит” дип, соңыннан кызыгып утырдык. Ул фотолар әле гаҗәпләндерде дә. Чөнки лаборатория дәресләрен алып баручылар арасында ир-ат укытучылар күренә иде. Мәктәпләрдә ирләр юкка чыгып барган бүгенге заманда, әйтерсең, фотолардан тере мамонтлар карап тора… Монысы инде Павел Шмаковны кичектергесез эзләп табып, сорауларым белән аны борчыр өчен җитди сәбәп иде! Павел Анатольевич көне-сәгате белән төгәл һәм аңлаешлы җавап биреп (югыйсә, мәктәп җитәкчесенең ашыгычрак көндәлек мәсьәләләре дә муеннан) тагын бер кат сокландырды. Аның СОлНЦедагы түләүсез түгәрәкләр, шәһәркүләм чаралар, ир-ат укытучылар, татар теле укытучылары һәм кайбер проблемалар турындагы җавапларын тулысынча тәрҗемә итеп китерәм.

Татар теле дәресләре белән СОлНЦеда нормаль, сәламәт ситуация, ә менә дәресләрдән соң татар теле белән – моңсу. Бездә математика, биология, рус һәм инглиз теле түгәрәкләре күп… Дәресләрдән соң татар теле буенча түгәрәкләр – юк. Югыйсә, ул түләүле эш. Түгәрәкләр алып бару дәрес уздыруга караганда кыенрак. Түгәрәкләргә балалар үзләре теләп йөри!

“ЛУНа” дигән матур чараны без инде дүрт елдан артык, ай саен үткәрәбез. Анда түгәрәкләрнең күпчелеген (якынча дүрттән өч өлешен) балалар алып бара. Түгәрәкләр килүчеләр өчен бушлай, оештыручылар өчен дә түләүсез. Әлеге дә баягы – ЛУНада төрледән-төрле һәм күп нәрсә бар, ләкин татарча берни дә юк. Уйлавымча, бу – республикада булып ята торган хәлләрнең көзгесе. Татар теле укытучыларын һәм барлык укучылар өчен татар теле дәресләрен саклап кала алдык. Татар теле дәресләре бездә кызыклы үтә – аларны һәммә балалар да йөрерлек итеп үзгәртә алдык: мультфильмнар, җырлар, музей, кызыклы кешеләр белән очрашулар… Тик шуннан калган татарчага – дәресләрдән тыш чараларга – кешеләр табуы кыен… Мин бит татар дөньясында кайнап яшәмим. Монда татар мәдәниятен сакларга һәм үстерергә омтылган кызыклы кешеләр бик кирәк. Кызганычка, республикадагы сәяси вәзгыять балаларның татарныкы булган бөтен нәрсәгә карата нык суынуына китерә. Без хәлебездән килгәнне эшлибез, әмма өстән теләктәшлек булмавы йогынты ясый. Тагын бер сыйфат күңелсез дә, кызык та. Балалар, уйнап, урындык яки партаны җимерсә – ясаучы яисә өеннән алып килүче әти-әни табыла. Мәскәүгә олимпиадага барырга кирәк булса, әти-әниләр сәфәргә акчаны үз теләге белән юнәтә. Ә милли мәдәнияткә ярдәмгә рәсми төстә дә, рәсми булмаган төстә дә акча бирмиләр. Походларга чыксак, авылларда әбиләр безнең хакта беләләр, рәхмәт әйтәләр. Шул гади кешеләр теләктәшлек белдерсә генә дә инде… Татар эшкуарларының милли мәгарифкә ярдәме сизелми. Сөйләшүләрне – ишетәм. Артында берни тормаган сөйләшүләрне.

Башка фәннәрдән дә белгечләр эзлибез, барысы да гади генә түгел. Мәсәлән, программалаштыру, робототехника белән проблемалар бар, чөнки трендлы өлкә, бюджет акчасына читтән кеше чакыруы читен. Җәлеп итәргә була, тик кыен. Кыен да, ләкин татар теле һәм әдәбияты белгечләрен үгетләүгә караганда бераз җиңелрәк.

Гомум шәһәр өчен аңлы рәвештә эшлибез. Балаларга интеллектуаль, фәнни, олимпиада культурасы җитми. Түләүсез түгәрәкләр бөтен Казанга җитешми, арзанлырак түләүлеләре дә аз. Мондый эшчәнлекне алып баруы, әлбәттә, коточкыч авыр, тик бу безнең мәктәпне башкаларыннан аерып торган төп юнәлешләрнең берсе. Без ачык. Без үз түгәрәкләребезгә шәһәр балаларын кертәбез, гомум шәһәр өчен күп нәрсәләр үткәрәбез. Күп кешедән ярдәм итүләрен үтенәбез, күп кеше волонтёр сыйфатында эшләргә риза була…

Әйе, безнең мәктәптә укытучыларның 40 процентка якыны – ир-атлар, ә татар теле укытучыларының дүртесе дә – хатын-кызлар. Бу да – чаң. Ул татар телен укытуда проблема барлыгы турында кисәтә. Һәм Министр, һәм Шәһәр тарафыннан тырыша-тырыша йомылып килә торган проблема барлыгын искәртә!

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*