tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ПЕЧӘН БАЗАРЫ: ЕЛ САЕН ЯҢАЛЫК КЕРТЕЛӘ
ПЕЧӘН БАЗАРЫ: ЕЛ САЕН ЯҢАЛЫК КЕРТЕЛӘ

ПЕЧӘН БАЗАРЫ: ЕЛ САЕН ЯҢАЛЫК КЕРТЕЛӘ

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Тукайның бу юллары бүген – 19 августта Черек күлдә узган “Печән базары” фестивале хакында кебек. Инде бишенче тапкыр үткәрелә торган әлеге чара быел тагын да камилрәк, тагын да безнеңчә – татарчарак иде.

“Печән базары” шунысы белән үзенчәлекле: биредә татар дизайнерларын, шагыйрьләрен, музыкантларын, аш-су осталарын, галимнәрен бер урында очратырга мөмкин. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин әйтүенчә, фетиваль беркайчан да узган елдагыларын кабатламый, гел нинди дә булса яңалык кертелә. Мәсәлән, быелгы яңалыклардан шигъри будканы , «Бию for you» татар биюе остаханәсен, яшь татар режиссерлары фильмнарын күрсәтүне атап була. Шигъри будкада шагыйрьнең үзен күрми генә шигырьләрен тыңларга мөмкин булса, хореограф Нигина Әхмәдуллина үткәргән остаханәдә татар халык биюенә өйрәнергә мөмкин иде.

Шунысы игътибарга лаек: быел “Печән базары”да 100 дизайнер үз эшен тәкъдим итте. “Татарча Casual” бренды авторы Айгөл Сибгатуллина: “Әлеге эш белән шөгыльләнә башлавыма 3 ел булды, ә “Печән базары”нда икенче ел рәттән катнашам. Без милли рюкзак, сумка, яулык, толстовка, алкалар күлмәк, пәлтә, кулчатыр тәкъдим итәбез. Барысын да бик теләп алалар. 3000 булса да, кыйбат дип тормадым , кызыма җырлый торган татар курчагы алган идем, бик яратып уйный, аңа кушылып татарча җырлый”.

“Печән базары” азык-төлек, кирәк-ярак алу урыны гына түгел, күптәнге дуслар, танышлар белән очрашу урыны да. Бу хакта җырчы Дилә Нигъмәтуллина болай ди: “Минем монда барлык танышларым – “особенный” кешеләр: миллилекне сөючеләр. Күптәннән күрмәгән танышларымны очраттым, һәрберсе янында туктап, озаклап сөйләшә-сөйләшә йөрим менә. Фестиваль үзе үк башка бу типтагы чараларга һич охшамаган, рекламалау ягы гына аксый кебек, күп кеше белми кала. Үземә милли бизәкле муенсалар, кызыма китап сатып алдым, бер күлмәккә кызыгып торам әле, шуны да барып алырмын ахры”.

“Голос” проекты катнашучысы, җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова: “Фестивальгә гаиләм белән килдек, аны ел да көтеп алабыз. Мин монда өченче ел рәттән катнашам. Шунысы куандыра: быел ул тагын да зуррак масштабта, бик матур паркта, саф һавада үтә”.

Зөлфирә Җаппарова, Казан федераль университеты хезмәткәре: “Татар дизайнерларының эшләрен бөтенесен бер урында күрү – бәхет. Узган ел белән чакыштырганда, фестивальнең оештырылу дәрәҗәсе күпкә югарырак. Брошь, яулык, акча янчыгы, балаларга буягычлар алдым. Киләсе елга чәй, ашарга сату урыннары күбрәк булсын иде, алайса ул урыннарда хәйран гына чират хасил булды. Кайбер лекцияләр рус телендә баруын да әйтми булдыр алмыйм, елга бер уза торган мондый чара өчен бу күренеш килешми дип уйлыйм”.

Татар милли киемнәренең берәр элементын булдыру шарты белән, фестивальгә керү ирекле иде. Сатучылар да, алучылар да, оештыручылар үзләре дә киләсе елга җитәрлек хис-кичерешләр алып кайтып киткәндер дип өметләнеп калабыз.

Фестиваль саннарда: 
– “Печән базары” быел 5 нче тапкыр үткәрелә; 
– быелгы чарада 100 дизайнер катнашты; 
– фестиваль 11 сәгать дәвам итте (11.00-22.00).

Зилә Сабитова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*