tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы үзбәк самсасы пешүрү буенча мастер класс уздырды
Пенза  “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы  үзбәк самсасы пешүрү буенча мастер класс уздырды

Пенза “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы үзбәк самсасы пешүрү буенча мастер класс уздырды

Февральнең 17 сендә Пенза өлкәсенең “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы кызыклы бер чара уздырды.

Бу чара үзбәк кухнясын өйрәнү буенча иде. Аны Каменка районындагы “Ак тау” (Белая гора) исемле ял базасы кафесының кухнясында уздырдылар. Аны үзбәк кухнясының остасы Муллаҗанов Халис уздырды. Чарада катнашу өчен Кикин, Кочалейка, Кобылкин авылларыннан, һәм Пензадан хатын-кызлар җыелды. Хайрол “Үзбәк самсасы”н пешерү буенча осталык күрсәтүне 16:00 сәгатьтә башлап җибәрде. Бик җентекләп кызларга өйрәтә барды. Мастер класс ахырында һәр катнашучы самса өчен камыр җәймәсен уклау белән җәеп карадылар. Ул нечкә генә катламнардан тора. Аны шулай кирәгенчә яхшы килеп чыксын өчен, иң кимендә 1 атна өйрәнергә кирәк, диде Хайрол. Самсаның ничек килеп чыкканлыгын табын артында хуш исле чәйләр белән татыдылар, барысына да бик ошады. Хатын-кызлар өйләренә кайткач үзбәк халкының тәмле самсасын пешереп туганнарын сыйларга булдылар. Мастер класс вакытында “Ак калфак” рәисе Эльмира ханым Васильева “Ак тау”нын хужабикэсенэ Сафура Үмәр кызы Абдрашитовага Оренбург мамык шәлен буләк итте. Мастер класста алган тәҗрибә барысы өчен дә бик файдалы булды.

Пенза “Ак калфагы” хәбәре

 

Один комментарий

  1. Молодцы! но по виду далеко от настоящей узбекской самсы из тандыра..

Фикер калдырырга Алина Отмена

Обязательные поля отмечены *

*