tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсе Каменка районы Кобылкин авылы мәктәбенә 40 ел!
Пенза өлкәсе Каменка районы Кобылкин авылы мәктәбенә 40 ел!

Пенза өлкәсе Каменка районы Кобылкин авылы мәктәбенә 40 ел!

3 нче февральдә Кобылкин авылы мәктәбе халык белән шыгрым тулды. Яше карты: укучылар, укытучылар, әти-әниләр, авыл кунаклары, эшмәкәрләр мәктәпкә килделәр.

Заманча проект белән ике катлы, зур мәктәп бинасына 40 ел, ә мәктәп ачылуга 65 ел тулган. Мәктәпнең фойесында чәчәкләр белән бизәп сәхнә, трибуна ясаганнар.

Тантаналы кичәне мәктәп директоры Дасаева Наиля Загидулла кызы башлап җибәрде. Ул  шушы еллар өчендә мәктәптә булган үзгәрешләр турында сөйләп узды. 40 ел өлек кемнәр шушы мәктәп төзелешен башладылар, нинди авырлыклар аша аларга узарга туры килгән, аннары күпме бишлекчеләр, медалистлар, биредән чыкканнар.

Мәктәптә укыганнарныэ бик күпләр югары уку йортларын бетерәләр. Алар арасында төрле профессия вәкилләре бар: укытучылар, эшкуарларлар, хәрби кешеләр, фән кандидатлары, фән докторлары һ.б.

Тәбрикләү сүзләре белән өлкә татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Бакир Усман улы Акжигитов чыгыш ясады. Ул укытучыларга “Рәхмәт хатлары” тапшырды. Каменка районының татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе, район депутаты Девликамов Рәшит Хәкимҗан улы, авыл администрациясе башы Маштаков Ринат Ибраһим улы, авыл мәчете имамы Руслан хәзрәт Тинчурин мәктәп укытучылары, мәктәпкә матди ярдәм күрсәткән эшкуарлар һ.б. һ.б бәйрәмне сәламләделәр.

Котлаучылар алышынган арада мәктәп укучылары, укытучылар һәм балалар бакча-сы хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы барды. Пензадан татар мөхтәрияте вәкиле Акжигитова (Кучер) Равилә үз исеменнән чыгып кобылкинлыларны юбилей белән котлады һәм бүләккә дип “Әнкәй” җырын башкарды.

Мәктәп бәйрәме авылдашларга бик ошады, “выпускниклар” һәм укытучылар коллективы үзара араларны өзмәскә, дип сүз бирештеләр, ә эшмәкәрләр исә, “авыр чакларда безгә таяныгыз, хәлдән килгәнчә ярдәм булыр”, диделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*