tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте киңәйтелгән хисап җыелышы уздыра
Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте киңәйтелгән хисап җыелышы уздыра

Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте киңәйтелгән хисап җыелышы уздыра

19 февраль көнне сәгать 12.00дә Пензаның “Молодежный” концертлар залында Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтариятенең 2013 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәйтелгән хисап җыелышы узачак. Чарада өлкәдәге милләттәшләрне оешманың 2014 елга булган перспектив планнары белән таныштыру күздә тотыла.

Җыелышның рәсми өлеше төгәлләнгәч, губернаның татар артистлары катнашында концерт булачак, дип белдерә мохтарият сайты.

Моннан тыш, мохтариятнең башкарма комитеты Пензадагы Татар мәдәни үзәгендә һәр чәршәмбе кич утырышлар уздыра.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*