tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсе татарларына кулланышка бина бирелгән
Пенза өлкәсе татарларына кулланышка бина бирелгән

Пенза өлкәсе татарларына кулланышка бина бирелгән

Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте15 еллык юбилеена әзерләнгән көннәрдә төбәк иҗтимагый оешмасына Пенза шәһәре, Кулаков урамы, 1 адресы буенча урнашкан муниципаль милекне бушлай файдалануга тапшыру турында карар кабул ителгән.

“Хәзер автономиябезнең җыела, чаралар үткәрә, түгәрәк өстәлләр, репетицияләр һәм зур чараларга әзерләнә торган урыны барлыкка киләчәк. Шәһәр халкын Пенза татарлары тарихы белән таныштыра торган музей оештыру планлаштырыла – дип планнары белән уртаклаша мохтарият рәисе Җиһанша Туктаров. – Пенза шәһәре Думасы депутатларына, Пенза шәһәре администрациясенә бинаны биргән өчен зур рәхмәт белдерәбез. Җирле үзидарә татар автономиясенә даими рәвештә практик ярдәм күрсәтүенә һәм безнең эшчәнлек кысаларында барлыкка килгән барлык мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итүенә шатбыз”.

Әмма бина ремонт таләп итә, һәм хәзер автономия бинаны рәткә китерергә булыша алырдай иганәчеләр эзли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*