tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсендә дәү әниләр көч сынашты
Пенза өлкәсендә дәү әниләр көч сынашты

Пенза өлкәсендә дәү әниләр көч сынашты

“Ак яулыклы әбием” конкурсы Пенза өлкәсенең Пачелма районында урнашкан Нугай авылында узды. Ул 8 нче март уңаеннан оештырылган. Бу авылда Нәгыймә Таишева җитәкчелегендә “Ак калфак” оешмасы бик актив эшли.

Бәйгедә барлыгы 6 дәү әни катнаша. Алар барысы да әле “яшь әби”ләр. Үзләренә ярдәмгә оныкларын да чакырганнар. Катнашучыларга 7 бирем буенча көч сынашырга туры килә. Болар: “Тәмле тамак”, ” Ак биләүсәгә чорнадым”, “Оныгымны мәктәпкә озатам”, музыкаль чыгыш, “Утырыш такмак”, “Табышмаклар чишү”.

Дәү әниләр ярышын тамаша кылырга бөтен авыл җыелган. Плакатлар да язып килгәннәр.Конкурста катнашучы 6 әби  камыр ризыкларын да әзерләп алып килгән. Оныкларын мәктәпкә озатыр алдыннан, аларның чәч толымнарын да үрделәр, бишек җырларын да җырладылар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча,катнашучылар барысы да дипломнарга лаек булды. 16 нчы апрельдә Пенза шәһәрендә узачак “Дуслык күпере” концертына билетлы да булдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*