tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсендәге Кикин авылында “Сәләтле балалар форумы-2014” узды
Пенза өлкәсендәге Кикин авылында “Сәләтле балалар форумы-2014” узды

Пенза өлкәсендәге Кикин авылында “Сәләтле балалар форумы-2014” узды

29 мартта Кикин авылында «Форум Одаренных детей-2014» исемле чара 12 мәртәбә үтте. Аны оештыручылар чараны Пенза шәһәренең 350-еллыгына һәм Каменка районының 75 еллыгына багышлаганнар.

Форумны оештыручылар: ОО «Марафон» спорт җәмгыяте-(җитәкчесе Ф.И. Акжигитов), Пенза өлкәсенең мәгърифәт министрлыгы, «Единая Россия»-Бөтенроссия сәясәт партиясе, Каменка районы хакимияте, Кикин авылы урта мәктәбе, Кикин авыл советы хакимияте һәм “Молодая гвардия” исемле сәясәт хәрәкәте.

Форумда Пенза өлкәсеннән 1000нән артык укучылар катнашты.

Форум уздырылган Мәдәният үзәгендә, спонсорлар-“Белая гора” һәм “Тройка” исемле предприятиеләр үзләренең плакат-баннерларын урнаштырганнар. Шулай ук, тирә-якта “Единая Россия “ партиясенең һәм Пенза өлкәсенең “Молодая гвардия” исемле сәясәт хәрәкәтенең аләмнәре дә тагылган иде.

пенза

пенза

Коняшкина Е.Н. – Пенза өлкәсе Каменка районы мәгариф идарәсе башлыгы, Куприна Я.В.- “Единая Россия”партиясеннән, Волков В.В.- Пензаның технология Институтының техник фәннәре кандидаты һәм башкалар Форум башланыр алдыннан теләкләр теләделәр.

Шулай ук сәлам сүзләре белән өлкә татар милли автономиясенең рәисе Бакир Усманович Акҗегетов чыкты. Ул автономия исеменннән конкурсантларга сәлам җиткерде һәм Кикинда яшәгән атаклы кешеләр турында кыскача таныштырып чыкты, өлкәдә яшәгән милләтләрнең тарихын, мәдәниятен белергә, һәм шуның аша милләтара мөнәсәбтләрне яңартырга чакырды.

Форум гадәттәгечә уңышлы узды. Бөтен номинацияләрдәге җиңүчеләр дипломнар алдылар.

Кадир Акжигитов

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*