tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсендә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе ничек узды?
Пенза өлкәсендә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе ничек узды?

Пенза өлкәсендә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе ничек узды?

Әлеге чараның төп максаты булып татар телен яшьләр арасында популярлаштыру, татар теленә игътибарны җәлеп итү тора. Быел әлеге акциягә Пенза өлкәсе дә кушылды. Пенза өлкәсе милли-мәдәни мөхтәриятенең яшьләр исполкомы әгъзалары мөхтәрият җитәкчесе Туктаров Җиһанша Зәйнәтулла улы белән бергә Ленин мәйданында халыктан татар теле, мәдәниятын белү буенча сораштыру үткәрделәр. Әлеге чарада башка милләт кешеләренең дә татар теле белән кызыксынулары ачыкланды. Көннең икенче яртысында акцияне дәвам итеп интеллектуаль уен уткәрелде. Катнашучылар әлеге бәйге кысаларында татар телен белү буенча берничә бирем үтәделәр. Кичә бик күңелле һәм файдалы үтте. Әлеге акцияләрне үткәрү халыкта татар теленә уңай караш тудыра, туган телебезнең дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә.

Фирүзә Нигъмәтҗанова

tatar-penza.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*