tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсеннән укучы Каюм Насыйри укуларында I дәрәҗә дипломга ия булган
Пенза өлкәсеннән укучы Каюм Насыйри укуларында I дәрәҗә дипломга ия булган

Пенза өлкәсеннән укучы Каюм Насыйри укуларында I дәрәҗә дипломга ия булган

2018 нче елның 26 мартында Казан шәһәренең В.А. Григорьев исемендәге 81 номерлы рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Татарстан Республикасы тарафыннан оештырылган Каюм Насыйри исемендәге XVI регионара яшүсмерләрнең фәнни-тикшеренү укулары узды.

Пенза өлкәсеннән әлеге чарада Татар Кынадысы авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Сайфуллина Алсу Фәрит кызы катнашты (фәнни җитәкчесе Юмакаева Венера Абдулкадыйр кызы). Аның тикшеренү эшенә заочный этапта эксперт комиссиясе тарафыннан уңай бәя бирелде.

Казанда «Туган як. Үз илеңне танып белү» секциясендә (Секция җитәкчеләре: Хусаинов Заудет Абдуллович, педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры; Каримуллина Айсылу Рафаэлевна, студентка V курса Института экономики, управления и финансов КФУ) чыгыш ясап, Алсу 29 катнашучы арасыннан 1 нче урынны яулап кайтты. Афәрин! Киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!

tatar-penza.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*