tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза шәһәрендә Гафур Коләхмәтов исемендәге халык театры дебюты булачак
Пенза шәһәрендә Гафур Коләхмәтов исемендәге халык театры дебюты булачак

Пенза шәһәрендә Гафур Коләхмәтов исемендәге халык театры дебюты булачак

Инде хәбәр ителгәнчә, татар автономиясе каршында Гафур Коләхмәтов исемендәге татар халык театры булдырылды. Киров исемендәге мәдәният һәм ял үзәге базасында атнасына ике тапкыр драматургия классигы Галиәскар Камалның “Банкрот” спектакле репетицияләре үтә.

Төп рольләрдә татар автономиясе башкарма комитеты әгъзалары чыгыш ясый. Хәзерге вакытта “Гражданский союз” Пенза төбәк иҗтимагый хәйрия фонды һәм “Капитал местного сообщества” Пенза төбәк максатчан капитал белән идарә итү махсуслашкан фонды ярдәме белән декорацияләр сатып алынган, костюмнар тегелә.

Театрның баш режиссеры Равилә Исхаовна Кучер сүзләренчә, премьера агымдагы елның язында булачак.

Чыгыштан алынган керемгә драматургия һәм методик әдәбият сатып алып, аны Пенза өлкәсе авыл театраль коллективларына бушлай тапшырырга ниятләнә.

http://tatar-penza.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*