enrutat
Баш бит / Пенза татарлары конгрессы үз сайтын булдырды
Пенза татарлары конгрессы үз сайтын булдырды

Пенза татарлары конгрессы үз сайтын булдырды

Шушы көннәрдә Пенза өлкәсе татарлары конгрессы Интернетта барлыгын белдерде.

Пенза өлкәсе татарлары конгрессы үзен бу сайтта «Пенза өлкәсе эшкуарларына ярдәм итү иптәшлеге»нең башкарма органы дип атый.

Искәндәр Бахмутов islamnews.ru сайтында язуынча бу сайтның төп кыйммәте — татар энциклопедиясе. Бу белешмә ресурста Пенза өлкәсе татарларына караган төрле мәгълүмат тупланган.

Танылган җирле журналист Фатыйх Зюзин туплаган материал 2080 мәкалә, 44 кушымта, 284 татар авыллары һәм татарлар яшәгән торак пунктлары, 312 татар ыруы турында кыска мәгълүмат, 348 танылган шәхесләрнең биграфияләрендә бирелгән.

Энциклопедия Пенза өлкәсе  татарлар турында гына язмый. Заманында өлкә белән бергә кушылган, күрше территорияләрдә: Мордовия, Саратов, Тамбов, Сембер өлкәләрендәге милләттәшләребез дә игътибарсыз калмаган.

Кызганыч, сайтны бары тик урыс телендә генә укып була.

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*