tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пензада иң чибәр татар кызын сайлап алачаклар
Пензада иң чибәр татар кызын сайлап алачаклар

Пензада иң чибәр татар кызын сайлап алачаклар

23 мартта Пензада «Мисс татарочка-2014» конкурсы узачак, дип хәбәр итә Пенза татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Кадыйр Акжигитов Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына.

Конкурста Пензада яшәүче 20 ләп татар кызы катнашыр, дип көтелә. Оештыручылар әйтүенчә, бу кызлар бәйгесе бик кызыклы узачак.

Анда шулай ук Татарстанның танылган җырчысы М. Рахмаев та чыгышлар ясар икән.

Бәйгегә керү өчен 400 сумлык билет алырга гына кала. Бәйгене уздыру урыны – Арбеково, “Берлин” сәүдә үзәге.

Фото chelyabinsk.ru архивыннан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*