tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пензада татар хатын-кызлары үз оешмаларының беренче утырышын үткәрделәр
Пензада татар хатын-кызлары үз оешмаларының беренче утырышын үткәрделәр

Пензада татар хатын-кызлары үз оешмаларының беренче утырышын үткәрделәр

18 декабрьдә Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе каршында оеша башлаган хатын-кызлар шурасының беренче утырышы узды. Әлегә аңа 20 кеше теркәлде. Бу ханымнар арасында иҗтимагый оешмаларда, мәдәният. мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр, эшмәкәрләр дә бар.

Утырышка шулай ук Пенза өлкәсенең милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты әгъзалары чакырылды. Автономия рәисе урынбасары Зәкиҗан Куряевның чыгышы ханымнарга аеруча нык тәэсир итте. “Тел бар – халык бар. Хатын-кыз булса, димәк гаилә дә, бала да, өй дә, гореф-гадәт тә була”, – диде ул.

Утырышта идарә, президиум, рәис һәм аның урынбасарлары сайланды. Устав проекты турында фикер алышу да булды. Тагын бер айдан үтәчәк утырышта 2014 елга эш планы да расланачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*