tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пензада “Татар кызчыгы- 2019. Нәни энҗеләр” бәйгесен үткәрделәр
Пензада “Татар кызчыгы- 2019. Нәни энҗеләр” бәйгесен үткәрделәр

Пензада “Татар кызчыгы- 2019. Нәни энҗеләр” бәйгесен үткәрделәр

8 декабрьдә Пенза иҗтимагый хатын-кызлар “Ак калфак” оешмасы “Татар кызчыгы- 2019. Нәни энҗеләр” бәйгесен үткәрде. Бәйгенең исеме җисеменә туры килә дигәндәй, эчкерсез, назлы, иң булдыклы, иң уңган, иң булган 9 энҗе бөртеге көч сынашты.

Беренче эш итеп, кызлар үзләре һәм гаиләләре белән таныштырды. Иң куандырганы: һәр бала өйдә милли рухта тәрбияләнә икәнлеге ачыкланды. Музыкаль бәйгедә тамашачы, бар дөньясын онытып, аларга кушылып җырлап утырды. Биюләре тамашачыны бөтенләй сихерләде. Кызлар, аш-суга, кул эшләренә осталыкларын да күрсәтте.

Гран-при Кузнецк районы М.Труев авылы кызчыгы Хөсәенова Ләйсәнгә бирелсә дә, бер генә катнашучы да үзен җиңелгән дип хис итмәде. Ахырда милләтнең киләчәге өчен җан атып яшәүче иганәчеләр кызларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Эльмира Васильева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*