tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пензада татар мәдәнияте фестивале
Пензада татар мәдәнияте фестивале

Пензада татар мәдәнияте фестивале

24 февральдә Пенза шәһәренең Лермонтов исемендәге китапханәсендә татар мәдәнияте өлкә фестивале узачак. Чара кысаларында кунакларга декоратив-кулланма иҗат осталары һәм һөнәрчеләренең эшләнмәләре, авыл хуҗалыгы продукциясе, милли ашлар, милли костюмнар, башка экспонатлар тәкъдим ителәчәк.

Фестивальнең тантаналы ачылышында Губернатор һәм башка хакимият органнары вәкилләренең катнашуы көтелә. Җыелган барлык кунаклар ике сәгатьлек концерт программасын карый алачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*