tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пензада “Яратам сине, туган ягым” конкурсы тәмамланып килә
Пензада “Яратам сине, туган ягым” конкурсы тәмамланып килә

Пензада “Яратам сине, туган ягым” конкурсы тәмамланып килә

23 ноябрьдә Пензаның “Кагау” сәүдә үзәгендә “Яратам сине, туган ягым” конкурсын йомгаклаучы җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы узачак. Әлеге бәйге Көзге нәтиҗәләр ассамблесы кысаларында һәм Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелде.

Конкурсның оештыручысы һәм үткәрүчесе – төбәк татарларының милли-мәдәни автономиясе аны балаларда яәм яшүсмерләрдә туган якка мәхәббәт, яшь авторларны барлау максатыннан уздыра. Бәйгегә катнашучылар яшьләренә карап өч төркемгә бүленәләр: 6 яшьтән 11 гә кадәр, 12-14, 15-17. Конкурс эшләре 4 номинациядә бәяләнә: шигърият, “Безнең як кешеләре”, танылган якташларына багышланган презентацияләр, “Минем шәҗәрә”. Бәйгенең нигеләмәсендә ана телендәге эшләр хуплана дип аерым әйтелгән. Номинацияләр әйтелгән булса да, оештыручылар катнашучыларны алар белән генә чикләмәгннәр. Ватан, гаилә, табигать темаларына язмалар да кабул ителгән.

Тантанада җиңүчеләрне бәйрәмчә концерт, бүләкләр һәм котлаулар көтә.

Әлфия Миңнуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*