tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь крае татар авылларының II «Үсеш ноктасы» икътисади җыены узды
Пермь крае татар авылларының II «Үсеш ноктасы» икътисади җыены узды

Пермь крае татар авылларының II «Үсеш ноктасы» икътисади җыены узды

Пермь крае татар авылларының “Үсеш ноктасы” икътисади җыены икенче тапкыр узачак. Быел ул 29 мартта крайның Октябрьск бистәсендә үтте.

2017 елда беренче җыенны Кунгур районының Усть-Турка авылы кабул иткән иде. Җыенны оештыручылар – Бөтендөнья татар конгрессы һәм Пермь крае татар милли-мәдәни мохтарияте ярдәмендә, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы.

Форумда эшкуарлар һәм Пермь краендагы татар авылларында яшәүчеләр арасында хезмәттәшлекне ныгыту, авылда эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләрне арттыру, яшьләрне авылда эш белән тәэмин итү чараларын барлау кебек мәсьәләләр күтәрелде. Чөнки җыенның максаты – Пермь краенда татар авылларын саклау, аларда яшәү шартларын яхшырту. Шуңа күрә форумда эшкуарлар, хакимият вәкилләре дә, үз эшен ачарга теләгән авыл кешеләре дә катнашты.

Форум кунакларын Октябрьск районындагы хуҗалыклар һәм социаль объектлар белән дә таныштырдылар.

Форумда Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*