tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь крае “Татар кызы-2018” бәйгесендә Эльвина Тойгельдина җиңүче дип табылган
Пермь крае “Татар кызы-2018” бәйгесендә Эльвина Тойгельдина җиңүче дип табылган

Пермь крае “Татар кызы-2018” бәйгесендә Эльвина Тойгельдина җиңүче дип табылган

Халыкара “Татар кызы” бәйгесендә Пермь краен Эльвина Тойгельдина тәкъдим итәчәк. Кичә ул край күләмендә үткән бәйгедә җиңү яулады, дип хәбәр итә Пермьнең “Чәк-чәк” татар яшьләре оешмасы.

Конкурсның финалы Барда мәдәният һәм ял үзәгендә үтте. “Татар кызы” исеме өчен барлыгы сигез кыз ярышты.

Сүз уңаеннан, Чиләбедә узган “Татар кызы-2015” Бөтенроссия гүзәллек һәм сәләтлелек бәйгесенең җиңүчесе дип Пермь крае Барда районы гүзәле Алинә Аптукова табылган иде.
“Татар кызы” Чиләбедә Көньяк Уралдагы төбәкара бәйге буларак оештырылды.  2015 елдан әлеге конкурс  беренче тапкыр бөтенроссия масштабында узды. Бәйге Чиләбе губернаторы һәм Чиләбе өлкәсе хакимияте, Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы ярдәме белән үткәрелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*